Ульянда XXII Федераль Сабан туе гөрләде. Яңа гына бәйрәмнең төп ярышларының берсе - көрәш тәмамланды.
Сабантуйда батыр исеменә лаек булган егетләр исемлеген тәкъдим итәбез.
65 кг үлчәү авырлыгы - Ульян өлкәсеннән Артур Хәкимов;
75 кг үлчәү авырлыгы - Татарстаннан Динар Кәримуллин;
85 кг үлчәү авырлыгы - Ульян өлкәсеннән Руслан Сәхбиев;
100 кг үлчәү авырлыгы - Татарстаннан Булат Мусин;
130+ кг үлчәү авырлыгы - Ульян өлкәсеннән Сергей Павлик.
Абсолют батыр - Сергей Павлик. Ульян өчен көрәшүче баһадирга тәкә һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге - машина тапшырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез