Зәйтүнә апа Хөсәенова сугыш барган көннәрдә – 1941нең декабрендә Карел-Фин Республикасында дөньяга килә. Шуңа күрә дәһшәтле елларда ниләр булганын күбрәк әнисеннән, апаларыннан ишетеп белә. Әмма күбрәк тыңлаган, үзе башкаларга сөйләгән саен анда булган вакыйгаларның барысын да кабат кичергәндәй була.
Күченү
– Әти-әнием Спас районындагы Ямбакты авылыннан. Әтием Борһан тракторчы булып эшләгән. Эшче куллар кайда да кирәк бит инде, бигрәк тә яңа җирләрне үзләштерергә. 1939 елда авылга Карел-Фин Республикасыннан, үзләренә күченергә өндәп, вәкилләр килеп төшә. Унтугыз гаилә, шул исәптән безнекеләр дә ризалаша. Әмма бер гаилә киткәнче үк бу уеннан кире кайта. Алып китәр өчен гадәттә күпбалалы гаиләләрне сайлап алырга тырышканнар. Монысы да үзенә күрә бер сәясәт булгандыр инде. Беренчедән, бер барып урнашкач, кайтырга дип, күп бала белән кабат юлга кузгаласы килмәгән булыр иде. Икенчедән, әзер эшче куллар үсә. Халык мондый күченүне элек «вербовать итү» дип йөртә иде. Ул чагында Рауза, Руфия исемле ике апам, Солтан, Азат исемле ике абыем булган. Шулай итеп 6 кеше юлга чыкканнар. Колхозга, районга да халыкны җибәрү буенча план бирелгән булгандыр, күрәсең. Үзләренә күрә бик тырышканнар: транспорт биреп, йорт хайваннарын, кош-кортларны төяп китәргә дә рөхсәт иткәннәр. Әмма ике гаилә, барып җиткәч, урнашып та тормаган, кире кайтыр юлга чыккан. Безнекеләр калган. Аларны ниндидер иске баракларга урнаштырганнар. Бушка түгел. Сигез ел эчендә торак бәясен түләп бетерергә тиеш булганнар. Әти-әниләр шундук эшкә керешкәннәр. Иген өлгергән чак булган. Кырдан кайтып кермәгәннәр. Барып җитүгә гаиләбез фаҗигагә юлыга. Караучысыз калгач, биш яшьлек Солтан абыем машинага тапталып үлә. Бала бит инде. Уйный торгач, урамга чыгып китәләр дә, юлны аркылы чыгалар... Бу хакта әнием:
– Мине чакырып алдылар. Машина йөртүче кеше маңгаема пистолет терәде дә: «Алып кит. Югыйсә үзең дә шунда ятасың», – дип кенә кычкырды. Абыегызны баракка да кертмәделәр, юарга да ирек бирмәделәр. Иске күлмәк итәгенә төреп, бер агач төбенә күмдем. Кан чыккан урыны да юк иде аның. Әллә куркудан мин улымны тере килеш җирләдемме икән? – дип гомере буена үкенеч белән яшәде әни.
Тимерчыбык эчендә
Озак та үтми, сугыш башлана. Әтиебезне 1941нең июнендә алып киткәннәр. Әнием балалар белән ялгызы калган. 1941 елда финнар Карел-Фин Республикасына басып керәләр. Безнең гаиләне дә төпләнгән урыннан кузгатып, утын әрдәнәсе кебек төяп, концлагерьга алып киткәннәр. Апам еш кына: «Безнең торган җиребез тимерчыбык белән әйләндереп алынган, коймалары бик биек иде. Җир идән, салкын, буржуйка ягып җылыттык. Анда безнең белән хәрби әсирләр дә бар иде», – дип искә ала иде. Балаларны да аямаганнар: агач кисәргә, заводларга эшкә җибәргәннәр. Ашарга тозсыз, бәрәңге кабыгыннан пешерелгән шулпа булган. Кечкенәләрне лагерьда калдырып киткәннәр. Менә шундый шартларда мин туганмын.
1942 елда хәлләребез азрак уңай якка китә. Финляндиядән шунда туып үскән татарлар безнең янга килеп йөри башлыйлар. Ашарга ярма, икмәк, кияргә кием китерәләр. Аннан үзләренә эшкә йөртә башлыйлар. Башта ике апамны алып китәләр. Әни баракта гына эшләп калган. Кич кайтканда туганнарым лагерьга азык-төлек белән кайтканнар. Рауза апамның ул хәлләр турында: «Иртән баргач та ашаттылар, көндез дә, киткәндә дә кичке ашны ашап китә идек. Өстәвенә азык-төлек тә җибәрделәр. Мөнәсәбәтләре дә бик әйбәт булды. Какмадылар, сукмадылар, безне бик кызганалар иде кебек истә калган», – дип сөйләгәне хәтердә.
Шулай итеп, Финляндиядә яшәгән милләттәшләребез ярдәме белән без исән калганбыз. Алар да безне якын күргәннәр дип беләм. Олы апама ул вакытта 16 яшь булган. «Зәйнәп түти, кызыңны бездә калдыр. Укытырбыз, кеше итәрбез», – дип бик сораганнар. Әмма әни нык торган: «Бер баламны да бирмим», – дигән.
Ямбакты
Совет гаскәрләре безне 1945 елда азат иткән. Тикшеренү үтү өчен Захаркино дигән бер авылдагы концлагерь булган баракка урнаштырганнар. «Ни өчен авылдан чыгып киттегез? Лагерьга ничек эләктегез?» – дигән сораулар биреп, бик тинтерәттеләр. Безне авылдан озатып җибәргән колхоз председателенә кадәр эзләделәр», – дип сөйли иде әнием. Шулай азаплана торгач, без бары тик 1947 елда гына авылга кайтып китә алдык.
Ямбактыда ул вакытта кызы белән әбием яши иде. Кызының малае да бар. Ире хәрби кеше, армиядә хезмәт итә, диделәр. Алар да ач, ялангач. Безне өйдәш итеп алырлык, ярдәм итәрлек рәтләре юк. Авылдан киткәндә бик яхшы, ике катлы, яңа салынган йортыбыз булган безнең. Әти капчык-капчык он, ярма калдырган: «Алай-болай гаиләм кайтса, аларны рәнҗетмәгез, ач калдырмагыз, йортны да бушатыгыз», – дигән булган. Тик кая инде ул? Он да, ярма да калмаган, йортны да бушатучы булмады. Шулай итеп, без туган җиребезгә кайтып җиткәч тә, бернәрсәсез урамда калдык. Мин әле хәзер дә еш уйланам: ашарга да, торырга урыныбыз да булган, шунда гына яшәсәк тә яраган бит инде югыйсә. Нәрсә йөрткән икән безнең халыкны?
Казан
– Казанда әниемнең сеңлесе яши иде. Аның белән сөйләшкәч: «Әйдә, җыеп кил балаларны. Ничек булса да яшәрбез әле», – дигән. Салкын кыш көнендә ат чанасына әйберләрне төядек тә Идел бозы буйлап юлга кузгалдык. Бер атна тирәсе барасы икән. Абыем Азат – инвалид, аякларында йөри алмый иде. Аны да, мине дә чанага утырттылар. Ике апам белән әнием, ат урынына җигелеп, чананы тарттылар. Яр буйлап авыллар тезелеп киткән. Куллар-аяклар өшеп беткәч, җеп өзәрлек тә хәл калмагач, берәрсенә хәл алырга дип тукталабыз. Бөтенләй белмәгән ят кешеләр булса да, кертәләр, чәй эчерәләр, йокларга урын бирәләр. Шундый авыр хәлдә дә кешеләрнең ни дәрәҗәдә миһербанлы булуларына ис китәрлек иде ул вакытларда. Иртән торабыз да тагын юлга кузгалабыз...
Апаларның күршесендә генә гармун заводы бар иде. Аягына баса алмагач, Азат мәктәпкә йөри алмый бит инде. Шунда эшләгән берәү аны күреп ала да әниемә: «Әйдә, апа, фабрикага керт син аны. Берәр һөнәргә өйрәнсен. Үзенә дә тормыш итәргә кирәк булыр», – ди. Әнием бу сүзләргә колак сала. Азат бик әйбәт кенә эшләп китте. Әни исә, фатир бирәләр дигәч, көч-хәл белән ишегалды себерүче булып урнашты. Чыннан да 12 квадрат метрлы бүлмә бирделәр. Апаларны эшкә алмый йөдәттеләр, чөнки тоткынлыкта булу сәбәпле, безгә «халык дошманы» исеме тагылды. Ул гына да түгел, әнине бертуктаусыз НКВДга чакырта башладылар. Кич белән машина килә, алып китәләр, иртә белән генә кайта. Бик озак йөрттеләр шулай. Әниемнең куллары дерелди, бернәрсә сөйли алмый башлады. Шуннан түзәр хәле калмаган булса кирәк: беркөнне кайта да, башка бармыйм дип, бөтен документларны мичкә яга. Әйтерсең, шуның белән генә хәлне җиңеләйтеп була. Бу вакыйга апаларымның тормышын икеләтә авырайтты. Эшкә керергә дип баралар, документлары юк. Шул сәбәпле апаларым укырга да керә алмадылар. Азат белән без дә шактый интектек. Ул вакытта ятимнәргә, мохтаҗ балаларга мәктәпләрдә, училищеларда киемнәр бүләк иттеләр. Башкаларга бирәләр, ә безгә юк. Имеш, «хыянәтче» балалары. Дөрес, арада хәлебезгә керүчеләр дә, жәлләүчеләр дә булгалады. Бу хәлләрне күреп торган әни бервакыт җыенды да, пароходка утырып, авылга кайтып китте. Анда, бәхеткә, амбар кенәгәләре сакланган була. Дүртебезгә дә бер кул белән язылган туу турында таныклыклар алып килде.
Шулай итеп, без, ниһаять, паспортлы булдык. Элеккеге Киров урамында «Азат хатын» дигән фабрика бар иде. Эшләпәләр тегәләр иде анда. Руфия шунда өйрәнчек булып урнашты. Азрак аякка баса башладык. Әни он сатып алып, пирожки пешереп, апалар белән базарга сатарга чыга иде. Барыбыз да кул эшләренә һәвәс булып чыктык. Бергәләшеп телогрейкалар тегеп сата башладык. Шулай итеп, җитешле генә көн күрә башладык...
...Зәйтүнә апаны, аларның гаиләсен бу фаҗигале елларның шаукымы шактый озата бара әле. Әмма алар бирешмиләр, кеше булып калалар. Берничә ел элек Рауза апасын соңгы юлга озаткан. Башка абый-апалары юк инде. Ерак туганнары белән аралашып яши. Күршеләрем дә бик әйбәт, дип сөйли. Очрашуларга да чакыралар икән үзен. Мәдәни чараларга да еш йөрим, ди. Ә өйдә ул истәлекләр белән яши. Әледән-әле фоторәсемнәрне алып юана. Фронттан әтиләре бары бер хат җибәрергә өлгергән. Гарәп шрифты белән язылганлыктан, Зәйтүнә апа аны әле бүген дә уку бәхетенә ирешә алмаган. Күп хәрефләре юкка чыккан чөнки. Бары тик бер урыннан: «Борчак булса да җибәрегез», – дигән сүзләрне генә укый алганнар. Зәйтүнә апа бу хатны әтисенең соңгы ядкәре итеп, кадерләп саклый.
Белешмә
1941–1944 елларда Карел-Фин Республикасында 85 мең тирәсе кеше яши. Халыкның өчтән ике өлеше дошман басып алган территориядә кала. Финляндия халкына якын булган милләтләр – кареллар, финнар, ингерманландецлар, эстоннар, мордвалар һәм вепслар төрле өстенлекләрдән файдалана алса, руслар, украиннар һәм башка халыклар түбән катлау булып санала. Финляндия хөкүмәте тарафыннан Германия СССРны басып алганнан соң аларның барысын да РСФСР территориясенә җибәрергә карар кылына. «Икенче сорт» кешеләрне вакытлыча тотып тору өчен Финляндия җитәкчесе Маннергейм 14 концентрацион лагерь төзетә. Бу лагерьларда 64 мең совет гражданы тоткынлыкта була, 18 меңе мондагы шартларга түзә алмыйча үлеп китә. Карел-фин Республикасында яшәгән кешеләрнең 24 меңе фин лагерьларына ябыла, берничә меңе ачлыктан үлә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез