Газетага язылу

«Йөз яшьлегенә бәлешне үзе пешерде»

Сиксән яшендә дә «әни» дип авыз тутырып эндәшә алучы бәхетле кешеләрнең берсе ул – Биектау районы Дөбъяз авылында яшәүче, 50 ел буе балаларга белем биргән Фирая апа Зарипова.

«Йөз яшьлегенә бәлешне үзе пешерде»
Фото шәхси архивтан

Үзе дә аның бик-бик сирәкләргә генә насыйп бәхет икәнен әйбәт белә. Шулай булмыйча! Кемдер ана назыннан тууга мәхрүм кала, кемдер гомере буе «әни» дип әйтергә тилмереп яши, кемдер әнисеннән бик еракта... Ә ул...

– Әниебез Рашидә бездән ерак түгел, сеңлебез Гөлсинә белән Өнсә авылында яши. Көн дә әллә ничәшәр шалтыратышып, сөйләшеп торабыз, Аллаһка шөкер. 102 яше тулса да, колагы ишетә, күзе күрә, зиһене әйбәт, бик матур итеп, тәмләп сөйләшә. Хәтере дә, күз тимәсен, дия торган. Инде безнең хәтерләр чуалып бетте, әни барысын хәтерли. Картлыгында ялгыз түгел дип тә шөкер итәбез, гомере буе аңа иптәш, сердәш булган сеңлебезгә бик рәхмәтле без. Гөлсинәбезнең аяклары авырта, II группа инвалид. Әтиебез үлгәннән бирле бер-берсенә терәк булып, берсен берсе кадерләп яшиләр. Без дә хәлләрен гел белешеп торабыз. Элек басу аша гына йөрдек, аннан бик якын. Машина юлыннан барсаң да егерме чакрым тирәсе генә.

100 яшенә кадәр әни үзе дә бөтенебезгә кунакка йөрде. Алты баласының бишесе исән, Фәрдиябез генә авырып үлде. Калганнарыбыз Биектау районында гына. 9 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Әле күптән түгел 102 яшьлегенә бөтенебез җыйналып котладык. Райондагы иң өлкән кешеләрнең берсе буларак та, куйган хезмәтләрен истә тотып та, районнан да килеп котлап, хәлләрен белешеп торалар.

Гомер буе хәрәкәтсез, эшсез тора белмәде, тик торуны яратмады әни. Күп итеп чәчәкләр үстерде, бакчада эшләргә яратты. 80 яшенә кадәр сыер асрады һәм үзе сауды. Казлар, үрдәкләр, тавык-чебешне дә күп асрадылар. Камыр ризыкларын да бик яратып, тәмле итеп пешерә иде. Йөз яшьлек юбилеена да бәлешне үзе пешерде! Аннан соң да, быелга кадәр камыр ашларын пешерде, сеңлебезгә бөтен эштә булышты. Әле дә, сөбханаллаһ, көче дә, теләге дә бар. Сеңлебез дә, без дә, эшләмә, дип кенә торабыз. Үзен үзе йөртә, карый алуына да бик сөенәбез.

Әни гаиләдә икенче бала була. Нәселебездә беренче озын гомерле кеше, дүрт туганы да вафат инде. Юкса ачлык-юклыкны да, авырлыкны да күп күргән. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, сугыш башлана, әтиләре сугышка китә. «60 яшьлекләрне сугышка алмадылар, безнең әтигә 59 яшь иде, шуңа күрә аны алдылар. Әниебез биш бала белән калды. Аңа җиңелрәк булсын дип, типографиягә эшкә кердем, кулдан хәреф җыйдым», – дип искә ала әни. Дөбъяз – ул чакта район үзәге бит. Аннан әниебезне Арчага укытучылар әзерли торган өч айлык курсларга җибәрәләр. Кавал, Өнсә мәктәпләрендә ун ел физика, математика һәм немец телен укыта. Ул чакта укытучыларга мәктәптән тыш та әллә никадәр эшләр кушалар. Җәй башыннан кара көзгә кадәр басуда эшлиләр: печән дә чабалар, урак белән ашлык та уралар... Әтиебез белән дә Өнсәдә танышалар, шунда 62 ел бик матур гомер иттеләр. Әниебез әле аннан соң сатучы булып та, ындыр табагында да эшләде. Әтиебез Газизулла да бик тырыш, уңган кеше иде. Тракторчы да, аларның бригадиры да, колхоз председателе дә булды. 2008 елда, 88 яшьтә вафат булды. Әти үлгәч, әни бик бетерешкән иде, үзе дә: «Аннан калып, күп булса, ике-өч ел яши алырмын дип уйлаган идем, 100 яшькә кадәр җитәрмен, аны да үтеп китә алырмын дип башыма да китермәгән идем», – ди. Озын гомерле булуының сере – бәлки гомер буе хәрәкәттә булуда, мунча керергә яратудадыр да...

Гомер буе укырга яратты әни. Буш вакыты булса, кулында китап-журнал була иде. Әле дә укый: әллә никадәр газеталар яздырып алалар, аларны укып бетергәч, китапханәдән журналлар алдыртып укый. «Татарстан яшьләре»н дә гомер буе алдыртты, әле дә языла иде. Ул чыгудан туктагач, Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыевага хат та язды әле... «Бөтен бәхетем – балаларда», – дип кабатларга ярата әниебез. Ул үзе дә – безнең иң зур бәхетебез. Яшәрлеге бар, яшәсен иде әле...

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре