Бу хакта җырчы үзенең инстаграм аккаунтында туры эфир вакытында хәбәр итте. Ләкин Татарстанның атказанган артисты кай җиренә операция ясавын әйтми, бер ханымның ничә сумга төшә дигән соравына да җавап бирмәде: "Барсы да узгач, бәяләрен дә бөтен нечкәлекләрен дә язармын. Хәзер бу хакта сөйләшәсем килми" ди ул.
Шулай ук җырчы аэропортка җыенганда кечкенә улы - Куян блогерның "Әти син кая барасың" дигән соравыннан елап җибәрә язуын да әйтте. Фирдүскә тизрәк савыгып кайтуын теләп калабыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез