Популяр җырчы Фирдүс Тямаев Чаллы Сабантуен гөрләтәчәк. Автомобиль төзүчеләр шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов журналистларга шул хакта белдергән, дип яза “KazanFirst”.
Аның әйтүенчә, 11 июньдә “Энергетик” Мәдәният йортында “Сабантуй гүзәле” бәйгесенең финалы узачак. Ике көннән соң ипподромда инвалидлар өчен сабантуй оештырыла. Ә инде бәйрәмнең төп өлеше 14 июньдә Яр буе паркы мәйданында узачак. Сабантуй 10.00 сәгатьтә башлана.
Харисов сүзләренә караганда, Сабантуй батырына, гадәттәгечә, тәкә һәм машина тапшырылачак. Бәйрәм тамашасына 2000нән артыграк кешене җәлеп итү күздә тотыла. Ә кичке концертта шәһәрнең иң яхшы артистлары һәм Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез