«Фотога кара әле, үлгән ул»: Татарстанда бер ир сылтама аша кереп, акчасыз калган

Чистайда яшәүче 59 яшьлек ир-ат танышыннан “Фотога кара әле, үлгән ул”, дигән хәбәр алган. Тегесе, кызыксынып, сылтаманы ачкан, әмма фотосурәтне тапмаган.

Ир-ат икенче көнне генә мошенниклар корбанына әйләнгәнен аңлаган. Иртән акча күчермәкче булган, әмма картасының ябылуын ачыклаган. Банкка мөрәҗәгать иткән. Оператор аның счетыннан аферистларның 3 тапкыр микрофинанс оешмасына акча күчерүләрен, шуннан соң банкның картаны ябып куюын әйткән.

Ир-атның картасыннан барлыгы 11,5 мең сум урланганы билгеләнгән. Ул полициягә мөрәҗәгать иткән. “Банк картасыннан урлау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре