Мәскәүдә теракт әзерләнүе турындагы мәгълүматны Россия Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) АКШ тапшырган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Мәгълүмат партнерлык каналлары аша килгән. ФСБда әлеге хәбәр буенча тиешле эш алып барылуын белдергәннәр.
Моңа кадәр АКШ илчелеге үз гражданнары өчен кисәтү чыгарган иде. Анда Мәскәүдәге «Царицыно» музей-тыюлыгы территориясендә «күпсанлы кеше үлеменә китерергә мөмкин булган ышанычлы куркыныч» барлыгы турында әйтелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез