БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә саклык чаралары турында искә төшерде.
Аерым алганда, алар йорт бизәлеше, гирляндалар янып китү куркынычы турында кисәтте. Елның тылсымлы вакытын күңелле һәм хәвеф-хәтәрсез уздыру өчен бары тик сыйфатлы һәм сертификацияләнгән гирляндалар гына кулланырга кирәк. Шул ук вакытта челтәргә тоташтырылган электр приборларын караусыз калдырырга ярамый. Өйдән яки фатирдан чыкканда, шулай ук йоклар алдыннан чыршыдагы гирляндаларны сүндерергә кирәк. Бер үк вакытта берничә гирлянданы кулланмаска тырышырга кирәк, чөнки кыска ялганыш аркасында янгын чыгарга мөмкин. Моннан тыш, чыршының ышанычлы итеп урнаштырылуын һәм янәшәдә җылылык чыганаклары булмавын да тикшерү мөһим.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Дәүләт Думасының Гражданлык җәмгыяте комитеты башлыгы Борис Чернышов Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцовка элек укытучы булып эшләгән, ә хәзер башка эшкә күчкән белгечләр өчен «Мәктәпкә кайтару» федераль программасын булдыруны тәкъдим иткән.
Авыл халкы якын итеп, «Ычтапан, Әндри дәдәй», зурлап, «Андрей Васильевич», дип дәшә аңа. Кем дип мөрәҗәгать итсәләр дә, үпкәләми, зарланмый язмам герое. Чеп-чи татар авылында үзенең исеме колакка ятрак икәнлеген чамалагандыр инде ул. Кемнең кадерлесе? Кайсы як туфагыннан соң ул Әндри дәдәй дигәннәре?
Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләп, үз эшен намус белән башкарып, әллә нинди мактаулар, дан-дәрәҗә өмет итмичә, тыйнак кына гомер итүчеләр бар. Шундый тырыш механизаторларның берсе булган Фәргать Хәмидуллин Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яши.
Бирегә килеп керүгә, үзеңне бөтенләй башка дөньяга эләккән кебек хис итәсең: кайдадыр туку станогы эшли, икенче бер почмактан мамык шәл җылысы бөркелә, һавада үлән чәе һәм агач исе килә… Казанның үзәгендә урнашкан легендар ЦУМ бинасына 2027 елда 50 ел тула.
Казанга Халыкара университет спорты федерациясе (FISU) президенты Леонц Эдер килде. Хөкүмәт йортында ул Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашты. Анда уртак проектларны тормышка ашыру турында сөйләштеләр. Леонц Эдер Казанда кабат Универсиада үткәрү мөмкинлеге турында да әйтте.
«Аңа хөкем карары чыгарганда бездә әле гади телефоннар иде. Ә хәзер илдә ясалма фәһем кулланалар.
«Рубин» рәттән өченче очрашуда оттырды. Үз кырында «Крылья Советов»ка җиңелгәч, клуб җитәкчелегенең дә сабырлыгы сынды: баш тренер Франк Артиганы эшеннән алдылар. Премьер-лигада соңгы тапкыр 30 августта җиңү яулаган һәм турнир таблицасында 11 нче урынга төшкән команда белән әлегә Олег Кузьмин җитәкчелек итәчәк.
Бирегә килеп керүгә, үзеңне бөтенләй башка дөньяга эләккән кебек хис итәсең: кайдадыр туку станогы эшли, икенче бер почмактан мамык шәл җылысы бөркелә, һавада үлән чәе һәм агач исе килә…
Тән тиресе авырулары табибы Ирина Кондрахина “Российская Газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә көзге чорда чәчләрне ничек итеп дөрес карарга икәнен аңлаткан.
Фикер өстәү
Фикерегез