Гаепсездән гаепле. Кыргый һәм йорт хайваннарын таптаткан өчен нинди җәза бар?

Узган ел Татарстан юлларында кыргый хайваннар катнашында 213 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 154 поши, 52 кыр кәҗәсе (косуля), өч марал, биш тимгелле болан һәм ике аюны бәрдергәннәр. Аңлашыла инде, бу автомобиль хуҗасы өчен матди һәм рухи мәшәкать тудыра. «Тимер ат» хуҗасына мондый очракта нишләргә? Поши, аю, куян бәрдерү кесәне никадәр юкарта?

Утлар кызыктырамы?

Белгечләр әйтүенчә, «урман балалары» катнашындагы аварияләрнең күбесе май–октябрь чорына туры килә. Бу, бер яктан, автомобиль агымының көчәюенә, икенче яктан, хайваннарның биологик ритмына да бәйле. Кайбер җәнлекләр эссене авыр кичерә, сулыклар эзләп күчеп йөрүләре ихтимал. Урманнарны кисү дә хайваннарның тереклек итү тирәлегеннән чыгуына тәэсир итә.

Татарстанда юлларга ешрак кайсы җәнлекләр чыга? Аларны юлларга ни тарта? Ни өчен хайванны бәрдергән очракта, аңа үзлектән ярдәм күрсәтергә ярамый? «Адымнар Казан» мәктәбенең микроклонлаштыру лабораториясе җитәкчесе Марат Мөхәммәтҗановтан шул хакта сораштык.

– Татарстан юлларына күбрәк пошилар, боланнар, аюлар, кабан дуңгызлары чыга. Ә иң еш чыгучылар – төлкеләр. Чөнки алар күп. Шәхсән үзебезнең тәгәрмәч астына кондызлар эләккәне булды. Аларның сезонлы күчеш вакыты иде. Күпчелек хайваннар миграция чорында машина астына керә, – ди белгеч. – Әмма бу гына төп сәбәп түгел. Һәрхәлдә, безнең республика өчен. Төп сәбәп – бәлки юлларның күп булуыдыр. Шөкер, безнең төбәктә юллар ел саен яхшырып тора. Кеше өчен бу әйбәт, билгеле. Әмма хайваннар өчен бик үк яхшы түгел. Юллар сыйфаты яхшырган саен, машиналарның тизлеге дә арта. Хайваннар мондый тизлеккә җайлашып өлгерми.

Кичкә таба, көн төнгә авышканда, аварияләргә юлыгу ихтималы арта, ди белгеч. «Машина фарасы утларын күреп, кайбер хайваннар кисәк катып кала. Ягъни качып китмиләр, шул утларга карап торалар да машина астына эләгәләр», – ди Марат Мөхәммәтҗанов.

Бәрдермим дип, маневр ясап, машинаны читкә бору да хәерлегә булмаска мөмкин. Марат Мөхәммәтҗанов моннан да сакланырга куша. Чөнки бу гамәл күбрәк җәрәхәтләргә, аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин әле.

– Мондый очракларда кисәк туктау (экстренное торможение) бәлки дөресрәктер дә, – дип искәртә белгеч.

Җәнлекләр катнашында аварияләр арта калса, кайбер төрләрнең саны кимергә мөмкин. Менә монысы да аяныч, ди мөгаллим.

– Идел буенда бизәкле тузбаш дигән елан бар. Татарстанда аның очраганын  белмим. Әмма Идел буе төбәкләрендә бар. Россия буенча карасак, берничә төр бака, кечкенә кыргый мәчеләр бар. Аларга аеруча күп зыян салына икән, – дип мәгълүмат бирде белгеч. – Татарстанда күп кенә хайваннарның санын арттырырга тырышалар. Әйтик, кыр кәҗәләре. Әмма аларның юлларга чыгулары санның кимүенә китерә ала. Алар безнең төбәкләргә ияләнмәгән, юлларга кисәк килеп чыгалар.

Бәрдергән хайванны һич кенә дә юлда ташлап китәргә, шул ук вакытта аларга үзлектән ярдәм күрсәтергә дә ярамый. Моның өчен махсус хезмәтләр бар.

Зыян күрүче дәүләт үзе

Дәүләт каршында җавап тотасы! Россия Гражданнар кодексы буенча, хайваннар милек санала. Кыргыйлары – дәүләтнеке. Димәк, юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан очракта, дәүләт тә зыян күргән булып санала.

Юрист Булат Закиров болай ди:

– Хайваннар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре автомобиль катнашындагы башка юл-транспорт һәлакәтеннән аерылмый, ягъни авария очрагында башкарыла торган гамәлләр тәртибе шундый ук булачак. Авария килеп чыккан икән, аны тиешенчә рәсмиләштерергә кирәк. Димәк, юл-транспорт һәлакәте булган урыннан китәргә ярамый. Моның өчен Россия Административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсенең 2 өлеше нигезендә җәза каралган. Ягъни машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яисә 15 тәүлеккә кулга алу куркынычы яный дигән сүз. Юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерү өчен инспекторларны чакырырга кирәк. Шуны аңласак иде: хайваннар, Россия Гражданнар кодексы буенча, милек булып санала. Йортныкылар – шәхси, ә кыргыйлары – дәүләтнеке. Димәк, кыргый хайван белән юл-транспорт һәлакәте очрагында зыян күрүче як булып дәүләт саналачак. Ә машина йөртүче дәүләткә китерелгән зыянны капларга тиеш булып чыга. Юл-транспорт һәлакәте дөрес итеп рәсмиләштерелгән һәм ОСАГО полисы булган очракта, китерелгән зыянны иминият компаниясе каплаячак. Кыргый хайваннар катнашындагы авария очракларында матди зыянны исәпләүнең расланган методикасы бар.

Ә йорт хайваннары белән юл-транспорт һәлакәте булган очракта матди компенсация күләме милек хуҗасы билгеләгән зыян күләменә бәйле булачак. Шунысын да истә тотарга кирәк: терлек яки кош-корт хуҗасы да автомобильгә китерелгән зыянны каплауга җәлеп ителергә мөмкин. Мәсәлән, әгәр юл-транспорт һәлакәте гомуми файдаланудагы юлда булган икән, димәк, хуҗа кеше үзенең йорт хайванын тиешле таләпләрне исәпкә алып асрамаган, шул рәвешле ул юлга чыккан. Монда инде хайван хуҗасы да гаепле.

Сүз уңаеннан, «тимер ат» хуҗасы гаепле булмаган очраклар да бар. Әйтик,  машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгән, тизлекне арттырмаган һәм бәрелешүне берничек тә булдырмый кала алмаган икән, аны гаепле дип танымаячаклар. Шулай ук хәрәкәт иткән юлда юл билгеләре, кисәтү такталары юк, ашыгыч рәвештә туктау мөмкинлеге булмаган икән, автомобиль йөртүчене җавапка тартмаячаклар. Тизлек арттырып, дистанция сакламыйча, хайванны күреп тә, машинаны туктатырга тырышмаган, юл билгеләренә игътибар бирмәгән «тимер ат» иясе, билгеле, гаепле дип танылачак.

Күпме түлисе?

Җәнлек-җанвар, кош-корт Штраф күләме

(1 җәнлек өчен сумнарда)

Сукыр тычкан, әрлән, су тычканы, йомран 100
Бүре, шакал, төлке, янутсыман эт, бытбылдык, урман күгәрчене, бүдәнә, бибек 200
Ондатра, борындык, тиен, очкалак, ас 500
Үрдәк, күгәрчен, кыр тавыгы, боҗыр 600
Каз, казарка, кыргый куян, корсак, чәшке, кыргый песи, йорт куяны 1000

Көртлек, фазан, саджа 2000
Суер, сусар, байбак, кондыз 6000
Бурсык 12 000
Кеш, росомаха, кама 15 000
Кабан, төньяк кыргый боланы 30 000
Селәүсен, муфлон, кыр кәҗәсе 40 000
Сайгак, туры, тимгелле болан, кабарга, нәфис болан, аю 60 000
Затлы болан 70 000
Поши, себер тау кәҗәсе, сарыкүгез (овцебык) 80 000
Чубук 100 000
Зубр белән бизон гибриды 180 000

Искәрмә: Кызыл китапка кертелгән җәнлекне бәрдерү штраф күләмен бермә-бер арттыра!

 

Авария очрагында нишләргә?

– «аварийка» кабызырга;

– махсус юл билгесен куярга;

– авариягә бәйле нәрсәлләрне урыннарыннан күчермәскә;

– сәламәтлеккә зыян килгән очракта, ашыгыч ярдәм чакырырга;

– авария урыныннан китү тыела;

– авария урынын фото-видеога төшерергә. Алар юл-транспорт һәлакәтен теркәгән вакытта кирәк булырга мөмкин;

– зыян күргән хайванны урыныннан кузгатырга, күчереп куярга ярамый! Хәтта ярдәм итәргә теләсәгез дә;

– авария хакында иминият компаниясенә хәбәр итәргә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре