Газетага язылу

Гайбәт таратучыларны нинди очракларда эштән җибәрергә мөмкин булуын аңлатканнар

Эш урынында тавыш куптару яки гайбәт тарату вазыйфаңнан коры калу белән янарга мөмкин. Өлкән юрист Ксения Зайцева «Абзац» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, кайбер оешмалар үзләренең эчке документларында тавыш күтәреп сөйләшү яки гайбәт таратуны этиканы бозу буларак билгели. Моңа юл куйган хезмәткәр берничә тапкыр кисәтелгәннән соң эшеннән җибәрелергә мөмкин.

Юрист басым ясап әйткәнчә, оешманың эчке кагыйдәләрен һәм күп сөйләшүнең нәрсәләргә китерергә мөмкин булуып белеп торырга кирәк.

Зайцева шулай ук кешенең абруен төшерердәй ялган мәгълүматның, яла ягу, буларак, Җинаять кодексының 128.1 статьясы нигезендә каралырга мөмкин булуын да билгеләп үткән. Мондый очракта эштән җибәрү генә түгел, бәлки 500 мең сумга кадәр штраф яки алты айга кадәр мәҗбүри эшләр дә янарга мөмкин. Хезмәт урыныннан файдаланып яла ягучыларга исә штраф күләменең 2 миллион сумга җитүе һәм хәтта өч елга кадәр төрмә срогы янавы бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре