Танышу агентлыклары яхшырак эшләсен, аерылышырга килгән парлар тагын бер кат уйласын. Татарстан демографиясен тагын ничек яхшыртырга була? Бу һәм башка мәсьәләләр турында Татарстан Хөкүмәте карамагындагы ЗАГС идарәсенең 2024 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында сөйләштеләр.
Без исә утырышта яңгыраган өч төп проблеманы һәм чишү юлларын тәкъдим итәбез.
Беренче проблема – кавышулар саны кимү. 2024 елда республикада 23 683 пар никахларын рәсмиләштергән. Ир-атлар күбесенчә (27,9 процент) 25–29 яшьтә өйләнсә, хатын-кызларның 36 проценты 18–24 яшьтә кияүгә чыга.
Чагыштыру өчен: 2024 елда 25,2 мең никах теркәлгән булган. «Минус» тамгалы беренче, тик, кызганыч, соңгы булмаган күрсәткеч. Гаилә елы дип, гаилә корырга артык талпынмаганнар, димәк.
Чишелеш. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, мәсәлән, танышу агентлыклары белән эшләүне активлаштырырга тәкъдим итә. «Бүген өлкән яшьтәгеләр генә түгел, яшь буын арасында танышу-кавышу җәһәтендә сораулар бар. Ә мондый агентлыклар аша танышуга бик күп уңай фикерләр килә. Яшьләр эшләре министрлыгы бу эшне башлап җибәрде. Миңа калса, аны бергәләп башкарырга кирәк», – диде ул.
Моннан тыш, коллегия утырышында Чаллы ЗАГСы вәкиле дә чыгыш ясады. Ул бер кызыклы факт белән уртаклашты. Баксаң, автокалада иң күп кавышулар саны КАМАЗ оешкан һәм эшли башлаган елларга туры килә икән. «Ягъни КАМАЗ үзенә күрә бер җәлеп итү урыны булган. Бүген республикада барлык программалар да Татарстанны шундый җәлеп итү урынына әйләндерү өчен гамәлгә ашырыла», – диде бу җәһәттән Ләйлә Фазлыева.
Икенче проблема – туучылар саны кимү. «2024 елда Татарстанда 35 557 сабый дөньяга аваз салган. Туучылар саны буенча республика – Идел буе федераль округында беренче урында», – диде Татарстан Хөкүмәте каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова. Әмма бу сан 2023 ел белән чагыштырганда 3,3 процентка кимрәк. Ә 2023 ел белән 2022 елны чагыштырсак, 2023 елда туган сабыйлар саны 0,4 процентка гына ким булган.
Чишелеш. Идарә башлыгы республикада яшь парлар, күпбалалы гаиләләр өчен 60 лап ярдәм чарасы гамәлдә булуын искә төшерде. «Туучылар санына матди ярдәмнең йогынтысы бар, әлбәттә. Әмма гаиләләр өчен башка шартлар да тудырылырга тиеш. Шул ук балалар мәйданчыклары, уен бүлмәләре...»
Туучылар санына 1990 нчы еллар буыны да йогынты ясый. «Белгечләр шулай ди. Ул чакта туучылар аз иде», – дип аңлатты идарә башлыгы. Статистикага күз салсак, 2024 елда әти-әни булганнарның күпчелеге – 30–34 яшьлек ир-атлар һәм 25–29 яшьлек хатын-кызлар.
Ә яшьрәкләрнең яшәп каласы килә. Гаиләләрнең нибары 18 проценты гына никахлашуларының беренче елында бала алып кайта икән. Күпләр өйләнешкәч тә һөнәри яктан үсүне, матди якны кайгыртуны беренче урынга куя. Шул рәвешле бала алып кайту өчен уңай чорны уздырып җибәрәләр.
Ләйлә Фазлыева бу проблеманы һәм, гомумән, демографиягә кагылышлыларын балалар бакчасыннан ук хәл итәргә кирәк дип саный. Ягъни яшь буында гаилә кыйммәтләре, гаилә институты турында дөрес фикер формалаштыру мөһим. «Балалар яратып уйный торган «Әниле-кызлы» уены да ярдәм итәргә мөмкин. Гомумән, балалар бакчаларында демографик, патриотик белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә аерым эш башкарырга кирәк. Без бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләшә башладык инде», – дип аңлатты Татарстан вице-премьеры.
Өченче проблема – аерылышучылар. Саны кимесә дә, узган ел Татарстанда мең кавышуга 570 аерылышу туры килгән. «2024 елда 13,5 мең гаилә таркалган», – дип төгәлләштерде Эльвира Әхмәтова. Таркалган гаиләләрнең 30,5 проценты 10–19 ел яшәгәннән соң аерылышкан. Ир-атларның да, хатын-кызларның да 40–49 яшьтә ешрак аерылышуы ачыкланган.
Чишелеш. Гаилә кыйммәтләре турында яшьләр белән генә түгел, өлкән яшьтәгеләр белән дә сөйләшергә кирәк. Бу – бер. Икенчедән, аерылышырга дип килгән парларны кире борырга кирәк. «Гаилә мәсьәләләре буенча консультация узу мөмкинлеге бар. Бу турыда ЗАГС хезмәткәрләре аерылышырга дип килгән һәр парга әйтә. Шул рәвешле былтыр Казанда 81 гаилә шундый консультация узды һәм 12 се сакланып калды», – дип аңлатты Эльвира Әхмәтова.
Бу кызык!
Узган ел туй иткән иң өлкән кияүгә (Лаеш) 89 яшь булса, иң өлкән кәләшләр (Казан, Әлмәт) кияүгә 86 яшен тутыргач чыккан.
Сан
Узган ел Татарстанда 1,8 мең гаилә алтын туйларын билгеләп үткән. 292 пар – гаилә коруларының 60, 15 пар никахларының 70 еллыгын каршы алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез