Гаилә ипотекасын 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирү мәсьәләсе карала

Россия Хөкүмәте гаилә ипотекасы программасын киңәйтү турында фикер алыша, аннары 18 яшькә кадәрге бер баласы булган гаиләләр дә бу прогораммадан файдалана алачак. Бу хакта РФ вице-премьеры Александр Новак сүзләренә сылтама белән РБК хәбәр итә.

Финанс, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары «Дом.РФ» ташламалы дәүләт программаларының төп операторы белән берлектә 25 мартка кадәр гаилә ипотекасын болай киңәйтүне «өстәмә рәвештә җентекләп өйрәнергә», «әлеге чараны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен» анализларга һәм төгәл тәкъдимнәр әзерләргә тиеш.

Новакның рәсми вәкиле раслаганча, мондый йөкләмә чыннан да бирелгән.

Финанс министрлыгы вәкиле, үз чиратында, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча ведомство «аерым категория гражданнарга гаилә ипотекасын икенчел торактан бирү» мәсьәләсен өйрәнүен белдергән. Министрлыкта 18 яшькә кадәрге бер баласы булган гаиләләргә кагыламы-юкмы икәнлеген төгәл әйтмәгәннәр.

Элегрәк дәүләт башлыгы Россия Хөкүмәтенә торак төзелеше җитәрлек күләмдә булмаган торак пунктларда икенчел күчемсез милеккә гаилә ипотекасын 6 проценттан артып китмәгән ставка белән бирергә кушкан иде.

Хәзерге вакытта «Гаилә ипотекасы» программасы кысаларында 6 процентка кадәр ставка буенча ташламалы кредитны халкы 50 меңгә тулмаган кечкенә шәһәрләрдә яки төзелеш күләме түбән булган төбәкләрдә яшәүче алты яшькә кадәрге бер бала тәрбияләүче гаиләләр, кимендә ике балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук инвалид баласы булган гаиләләр рәсмиләштерә ала.

Сүз уңаеннан: Татарстанда "Яшәү өчен инфраструктура" илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре