Газетага язылу

Гаилә көне уңаеннан Казан Кремлендә "Әбекәй әкиятләре"н күрсәтәчәкләр

Бүген, 6 июльдә, 20.00 сәгатьтә Казан Кремле ишегалдында Әлмәт шәһәренең «Җиңел канатлар» урам театры актерлары «Әбекәй әкиятләре» спектаклен күрсәтәчәк. Керү ирекле.

Сәхнә әсәре тамашачыларны татар авылы мохите, аның әкияти дөньясына алып керәчәк. Сюжет буенча авылга әбисе янына оныгы кайта. Әби малайга милли риваятьләр сөйли. Кинәт әлеге риваятьләрнең персонажлары терелә һәм чын тормышка килеп керә.

Тамашачылар каршына Убырлы Карчык, Шүрәле, Зөһрә, Су Анасы, Алтынчәч һәм Каракүз килеп чыгачак. Сюжет буенча авыл янында урнашкан әкияти могҗизалар урманына куркыныч яный: Аҗдаһа: «Урманны яндырам!» - дип яный. Төп герой Малайга явыз Аҗдаһаны җиңәргә чын могҗиза һәм ихлас игелек кенә ярдәм итә алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре