Газетага язылу

Галим Кев Салихов: «Теләгем –120 яшькә кадәр фән белән шөгыльләнү»

“Фәнни алгарыш” бәйгесендә елның иң яхшы галиме булып танылган физика-математика фәннәре докторы, Казан физик-техник институтының фәнни җитәкчесе Кев Салихов әнә шулай дип шаккатырды. Аңа хәзер 89 яшь. Галим белән аның ачышлары турында сөйләштек.

Галим Кев Салихов:  «Теләгем –120 яшькә кадәр  фән белән шөгыльләнү»
rais.tatarstan.ru

Кев Салихов – радиоспектроскопия ысуллары фәнни мәктәбенә нигез салучы, электрон парамагнит резонансының атом-төш магнит һәм электрон магнит томографиясе һәм спектроскопиясе, химик реакцияләр теорияләре өлкәсендә әйдәп баручы белгеч. Кев Салиховның тикшеренү нәтиҗәләре фәннең яңа өлкәсен – спин химиясен булдыру һәм үстерүгә зур йогынты ясый. Галимнең хезмәтләре, илебездә генә түгел, чит илләрдә дә  билгеле. Ул үзенең фәнни мәктәбен булдырган, аның ярдәме белән Казан университетында химик физика кафедрасы ачылган.

– Мин кечкенә генә татар авылында тудым. Буш вакытларымда үзем генә калганда татарча җырлыйм. Әгәр туган телеңне онытырга теләмисең икән, җыр җырла. Иң яхшы рецепт бу. Ул сиңа вакытны уздырырга да ярдәм итәр. Миңа тиздән 90 яшь тула. Гомер буе фән белән шөгыльләнәм. Шуннан ләззәт алам. Фән ул – иң яхшы хобби, иң зур ресурс. Киләчәк проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә.  Мин әле 120 яшькә кадәр  фән  белән актив шөгыльләнергә телим, – диде галим, үзе белән таныштырып.

Кев Салихов   республика җитәкчелегенең фәнне хуплавына рәхмәтен белдерде.  “Татарстан Фәннәр академиясе төбәкләр арасында иң абруйлы академиягә әверелде. Эшкә мондый мөнәсәбәт булганда без уңышларга ирешмичә кала алмыйбыз”, – диде ул.

Без аннан студент еллары,  ачышлары турында да кызыксындык.

– Башка  һөнәр сайлаган булсам, аны да яраткан булыр идем. Мин математика укытучысын ярата идем. Шуңа күрә шул юнәлеш буенча китәргә булдым. Уку йортында гариза язып утырам шулай. Мәктәптән килгән кеше мине күрде дә: “Салихов, син монда нишлисең?” – ди. Гариза язам, дим. Факультетымны әйткәч, малайлар математикага бармый инде, анда кызлар укый, син физик бул, диде. Ярар, физика булсын, дидем. 5 курста укыганда, мине Казаннан Ленинградка диплом язарга җибәрделәр.  Полимер фәне дигән яңа белгечлек ачарга җыеналар икән. Шунда югары молекуляр кушылмалары академиясенә юладылар, – ди Кев Салихов.

Галим гел эзләнүдә. 6-7 ел элек  ул молекуляр механизмнар тәкъдим иткән. Шул рәвешле үсемлекләр   бигүк уңайлы булмаган һава торышына да каршы тора алачак. Эссегә дә, салкынга да. Бу эшен хезмәттәшләре белән башкарган. Әлегә эксперимент буларак сынала икән.

– Планнар бик күп. Мәскәүдә   Мәгърифәт министрлыгында да тәкъдимнәрем ята. БРИКС саммитында да фикерләремне әйткән идем. Алар хуплады, эш бара.  Кайчак, миннән туймадылармы икән, дип тә уйлап куям. Әле миңа берәү дә кит дими үзе. Рөстәм Нургалиевичка да, тагын утыз ел эшлим әле. Булдырабыз, дидем, – дип елмая Кев Салихов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре