КФУ орнитологы Илгизәр Рәхимов “ТНВ” хәбәрчесенә сандугачның Сабантуйдан соң сайраудан туктавын аңлаткан. Галим әйтүенчә, кош нәкъ менә хәзер бик каты сайрый.
Илгизәр Рәхимов билгеләп үткәнчә, сандугачларның Сабантуйга кадәр берөзлексез чут-чут сайравы нәкъ менә шушы чорда кошларның оя корып бала чыгаруларына бәйле.
“Сабантуйдан соң без аларны ишетмәячәкбез, чөнки инде кошларның мәшәкатьләре үзгәрә – аларга балаларын үстерергә кирәк”, – дип сөйләп үткән орнитолог.
Галим сүзләренә караганда, сандугачлар аеруча Казанның шәһәр парклары-скверларында, торак йортлар тирәсендә сайрый. Хәзер шәһәрдә реставрация, төзелеш эшләренең кызган мәле. Бу исә аларның санына тискәре йогынты ясый. Сандугач бит җирдә оя кора, дигән ул.
Сандугачтан тыш, безнең шәһәрдә чебенче кош (славка – чыпчыкка охшаш), кызылтүш (зяблик) сайравын ишетергә мөмкин. “Зеленушка”ның (урман кенәрие) чутылдавы да казанлыларның күңеленә рәхәтлек бирәдер. Аның авазы кайчак тоташ безелдәүгә әйләнеп кала. Казанның зур паркларында сирәк-мирәк кенә шәүлегән (иволга) авазын да ишетергә мөмкин, дигән галим.
Рәхимов әйтүенчә, сыерчык һәм песнәкләр инде сирәк сайрый башлаган. “Беренче тапкыр аларның “җырын” февральдә ишеттек. Ояларыннан бала очырган инде бу кошлар, хәзер шәһәр буйлап очып йөриләр”, – дип йомгак ясаган сүзенә орнитолог.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез