Газетага язылу

Галимнәр Җирнең сәер әйләнә башлавы турында кисәткән

Җирнең әйләнүе 3,6 миллион ел эчендә беренче тапкыр зур темпта акрыная башлаган.

Климатның үзгәрүе, Җир әйләнүен акрынайтып, тәүлекне озайта. Соңгы 3,6 миллион ел эчендә мондый хәлнең күзәтелгәне булмаган әле. «Российская газета», чит илләр матбугаты мәгълүматларына таянып, шулай дип яза.

Галимнәрнең тикшеренү нәтиҗәләре инде март аенда ук дөнья күргән. Әмма  чит ил журналистлары әле хәзер генә аңа җитди игътибар биреп, моны «моңарчы күрелмәгән хәл» дип бәяләгән.

Швейцария һәм Австриядән бер төркем тикшеренүчеләр Җирнең әйләнү тизлегенең ничек үзгәрүен һәм аның хәзер ничек әйләнүен тикшерергә булган. Моның өчен белгечләр океан төбеннән ташка әйләнгән бер күзәнәкле диңгез организмнары тышчаларын алган.

Галимнәр, аларның химик составын өйрәнеп, элекке вакытларда диңгез биеклегендәге тирбәлешләрне исәпләп чыгарганнар. Шуннан соң әлеге мәгълүматлар нигезендә планетаның әйләнү тизлегенең күпмегә үзгәрүен ачыклаганнар.

Баксаң, 3,6 миллион ел дәвамында Җир әйләнүенең шуның кадәр акрынаюы күзәтелмәгән булган. Шул сәбәпле 100 ел эчендә көн озынлыгы асылда 1,33 миллисекундка арткан. Бу, беренче карашка, бик кечкенә күрсәткеч кебек тоелса да, Җир шарының әйләнүе яссылыгында галәмәт зур сан булып тора.

Галимнәр әлеге хәлне бозда бер аякта әйләнеп торган фигуралы шуу остасының, акрынаю өчен, кулларын як-якка җәя башлавы белән чагыштыра.

Белгечләр моның сәбәбен, климат үзгәргән бер мәлдә, поляр бозлыкларның эрүендә күрә. Аларның бәяләвенчә, кар суы поляр киңлекләрдән акрынлап океанга агып чыга  һәм полюслардагы массаны экватор янына китерә. Бу исә Җирнең акрынрак әйләнүенә китерә.

Гади генә итеп әйткәндә, су массасы Җирнең әйләнү күчәреннән ераклашкан саен, Җир үзенең күчәре тирәсендәге әйләнешне акрынрак ясый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре