Элегрәк кофеинның йөрәккә зыян салу куркынычы турында фикерне еш ишетергә туры килә иде. Ләкин заманча тикшеренүләр моның уйдырма гына икәнлеген күрсәтә. Америка галимнәренең соңгы тикшеренүе нәтиҗәләренә караганда, каһвә, аеруча аны иртән кулланганда, йөрәк-кан тамырлары авырулары, шулай ук кайбер башка хроник чирләр, шул исәптән шикәр чире килеп чыгу куркынычын нык киметә.
Тикшеренүчеләр әйтүенчә, кофеин организмга бик катлаулы йогынты ясый. Ул гормональ системага, матдәләр алышына һәм кешенең биологик ритмнарына тәэсир итә. Ләкин каһвәне көндез яки кичен эчкән очракта, кофеин гормоннарны, аерым алганда, йокыны җайга салучы мелатонин гормонын эшләп чыгаруга зыян салуы бар, дип кисәтә белгечләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез