Аптекада – төймә, бакчачы кибетләрендә порошок рәвешендә сатыла. Тегесе дә, монысы да ярый. 1 л суга 0,2 г препарат алына. Яшь үсентеләргә шушы эремәне сибү киңәш ителә. Бөркү өчен исә 1 л суга 0,1 г кислота җитә.
Төймә икән, башта аны порошок рәвешенә китереп төябез. 100 мл кайнар суга салып эретәбез. Шуннан тагын 900 мл җылы су өстәп, яхшылап болгатабыз.
Үсентеләргә эремәне ике тапкыр сибәсе була. Беренче тапкыр – өйдә зуррак савытка күчереп утыртканнан соң, икенче тапкыр – бакчага озатырга берничә тәүлек кала.
Бөркүгә килгәндә, беренчесе – чәчәк атканчы, икенчесе – чәчәк аткач. Икенче тапкырында эремәне, сипкәндәге кебек, көчлерәк итеп ясарга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез