Гармунчылар җыелган җирдә: киләчәк буын моңны онытмасын иде

«Гармуныңның төймәләрен ничек белеп басасың?» – дип җырлаганнар гармунчылар хакында. Бүгенгәчә гармунны, аның тавышын берни дә алыштыра алмый. Халкыбыз өчен кадерле булган уен коралы – гармуннар ясаучы оста Айрат Харисов, утыз биш еллык иҗади эшчәнлеген бәйрәм итте. Чарага Татарстан, Башкортстан һәм башка өлкәләрдән килгән данлыклы гармунчылар җыелды.

«Яңгырасын гармун моңнары» исеме астында узган иҗат кичәсе ачык һавада үтте. Гармунчылар җыелган урын бер генә минутка да тынып тормады, һәрберебезгә якын моңнар, кадерле көйләр яңгырады. Айрат абый белән күпме талантлы һәм танылган гармунчы эшләгәнлеген килгән кунакларга карап та аңларга мөмкин иде.

Рәис сүзе

Башкортстанда яшәгән чакта Айрат Харисовның, укыту белән күбрәк шөгыльләнү сәбәпле, гармуннар ясауга вакыты аз була. Казанга күченеп килүгә, ул аның төп эшенә әйләнә. «Ике ел эчендә ике йөз гармун эшләнде. Аллага шөкер, заказлар бар. Бөтендөнья татар конгрессы белән эшчәнлек алып барам, алар гармуннарны төрле төбәкләргә таратырга ярдәм итә», – ди ул үзе.

Шуны искәртергә кирәк: Айрат Харисов бүген үз эшчәнлеген Дәүләт тарафыннан бирелгән махсус программа нигезендә алып бара. Оста әйтүенчә, ул ясаган гармуннарны күреп алып, иң башта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кызыксынган. Гармун ясау остаханәсе барлыкка килүдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның өлеше зур. Соңрак исә Айрат Харисов ясаган гармуннарны авыл клубларына да тарата башлыйлар.

«Киләчәк буын, телне онытса да, моңны онытмасын иде»

Иҗади бәйрәмдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов та катнашты. Аның гармун тотып җырлавына илле дүрт ел киткән.  Бармаклары авыртса да, гомерлек юлдашын кулыннан төшерми ул.

– Әни йөкле чагында төш юраучы әбигә барган. Ул аңа, балаң гарип туар, дигән. Туганнан соң кулларымны күреп, күкрәгенә кысып елаган әни. «Елама, улың ил бәһасе кеше булыр», – дигән шунда кендек әбисе. Йөрәктә икән эш, бармакта түгел, дип әйтүчеләр күп булды, – ди Фән абый. – Биш тальян остасыннан берьюлы биш төрле гармун сатып алган чагым да булды. Гармун ясау – никадәр хезмәтне сыйдырган эш. Тиз кызып китә торган кешеләр гармун ясый алмый.

Россиядә сул кул белән гармун уйнаучылар бишәү икән. Аның берсе – Башкортстанның Чакмагыш авылыннан Флекс Якупов. Бәйрәмгә ул да килде. Кечкенә чагында уң кулы белән уйный ул, шулай да тумыштан килгән сулагайлыгы үзенекен итә: бүгенгә кадәр Флекс абый гармунны сул кулы белән уйный. Егерме елга якын үзе дә гармуннар ясый.

– Хәзер гармунда уйнау яшьләргә ят нәрсә булып күренә. Кызыксынып, уйнарга өйрәнергә теләк белдерүчеләр дә бар, әмма сирәк. Ә без кечкенә чагында әтиләрнең, бабайларның тукымага төреп куйган гармуннарын табып уйный идек, – дип сөйләде ул.

Россиядә иң оста гармунчыларның берсе Ринат Мөхетдинов Казан баянчыларын ансамбльгә туплаган.

– Шәһәр күләмендә гармун уйнарга өйрәнә һәм өйрәтә торган бердәнбер ансамблебез бар. Әле күптән түгел генә гармунда уйнарга өйрәтә торган китап чыгарырга тәкъдим иттеләр. Киләчәк буын телне онытса да, моңны онытмасын иде, – ди ул.

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре