Үзләрен газ җиһазларын тикшерүчеләр дип ялганлап, йортка мошенниклар да керергә мөмкин. “Газпром трансгаз Казан” оешмасының генераль директор урынбасары Михаил Фролов журналистларга ялганчыларны чын хезмәткәрләрдән аеруның төп билгеләрен әйтте.
1. “Газпромтрансгаз Казан” оешмасы хезмәткәрләре һәрвакыт логотип төшерелгән махсус киемнән була.
2. Хезмәткәрләр һәрвакыт үзләре белән таныклык йөртә һәм кешеләр сораган вакытта бернинди каршылыксыз күрсәтә .
3. Мәгълүматны тагын да төгәлләштерергә кирәк булса, сайтка кереп, документның номерларын да карарга мөмкин.
4. Шулай ук квитанциядә күрсәтелгән телефон номерына да шалтыратып белешергә була.
5. “Газпромтрансгаз Казан” оешмасы хезмәткәрләре бервакытта газ җиһазларын сатып йөрми.
6. Хезмәткәрләр бервакытта да үз хезмәтләре өчен кулга акча алмый. Түләү тикшерү узганнан соңгы айда квитанциядә күрсәтелә. Соңгы вакытта куар-код ярдәмендә түләү мөмкинлеге дә каралган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез