«Исәнме, бабай! Телефонлы, интернетлы бу заманда минем сиңа хат язуым гаҗәпләнерлек тә. Тик хатымның сиңа барып җитмәячәген, синең аны укымаячагыңны белеп язам. Шулай булгач, ник язаммы? Сөйләшәсем килә. Киңәшәсем килә, бабай...» Балтач районының Арбор авылы мәктәбе укучысы Әнәс Мифтаховның Мәгъсүм бабасына язган хаты бу. «Ватан хакына» иҗади бәйгесе дә, нәкъ Әнәснең хатындагыча, ерак бабаларыбыз, бүгенге каһарманнарыбыз, тыл батырларыбыз белән янә бер сөйләшү, киңәшләшү ул. Бүгенгедән үткәннәргә борылып карау, киңәш-табыш итү, киләчәкне уйлау...
Исеме үк матур бит!
«Ватаным Татарстан» газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан уздырган «Ватан хакына» исемле зур иҗади бәйгегә йомгак ясады. Саллы, нык, һәм... хисле булды ул йомгак. Күз яшьләрсез укып та булмады. Һәр истәлектә халык язмышы, тетрәндергеч вакыйгалар, тормыш кыйпылчыклары.
«Иптәшләрем әтиләре янында арбага утырып Сабан туена киткәндә, мин читән ярыгыннан аларга кызыгып карап кала идем. Аннары үзем генә ишетерлек итеп «әти» дип әйтеп карый идем...»
«Бабам да, гаиләсен калдырып, бер букча асып, сугышка киткән. Ләкин икенче көнгә әйләнеп тә кайткан, чөнки юлда бер капчык ашлык тапкан. Шуны ничә чакрымнар буе, гаиләм ач булмасын, дип күтәреп кайткан. Кабат гаиләсе белән саубуллашып, зур юлга кузгалган...»
«Сугышка китүче ир-атларны җыеп, әти: «Гаиләләр кала, азрак булса да эшне азайтыйк, басуга чыгып, тырманы бетереп кайтыйк», – диде. Сугыш аларны йотамы, исән калдырамы – беркем белми. Әтием 4 ат җигеп басуга китте. Без ашарга китергәндә 2 ат ял итә, 2 се белән тырмалый иде, ашап алгач, атларны алмаштырды».

Йомгаклау чарасы беренче мизгелләреннән үк Бөек Ватан сугышы елларына алып кереп китте. Кунаклар алдында «Апуш» балалар студиясе «Көндәлек» спектакленнән өзек сәхнәләштерә. Залда бер генә битараф кеше дә юк. Күзләрдә – яшь, ә күңелдә хатирәләр яңара.
– Бүгенге чара тирән кичерешләр уятты, – дип башлады сүзен Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов. – Бу хисләр бер яктан илебез, халкыбыз язмышына карата кичерешләр булса, икенче яктан – туган телебезнең чисталыгына, матурлыгына соклану хисләре. Чишмәдәй агыла торган туган телебездә яңгыраган һәр сүз күңелнең иң нечкә кылларына барып җитә. «Ватаным Татарстан» газетасы – халкыбыз тарихы белән бергә яшәгән, барлык төп вакыйгаларны бергә кичергән гасырлык тарихлы, дәүләт дәрәҗәсендәге газета. Авыр көндәшлек чорында да абруен саклый, халык белән элемтәсен какшатмый. «Ватан хакына» – исеме дә ничек матур бит! Бәйге Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылса да, бу геройларыбызга, мәрхәмәтле халкыбызга булган мөнәсәбәт ел белән генә тәмамланмасын иде. 90 нчы елларда күпмедер вакыт кыйблабызны югалтып, Көнбатышка карап, аларча яшәргә кирәк икән дип, үзебезнең рухи байлыгыбыздан баш тартыртып, саташып йөргән буын да булды. Үзебезнең дөрес кыйблага кайтуда менә бүгенге кебек бәйгеләрнең әһәмияте бик зур. Бу эшнең әһәмиятен аңлап, уртак язмышыбызга бергәләп хезмәт итүебез дәвамлы булсын!
Безнең геройлар
Һәр язмада – аерым гаилә фаҗигасе, һәрберсендә – ил язмышы. «Ватан хакына» бәйгесенә 150 дән артык язма килде. Катнашучылар Самара өлкәсеннән, Башкортстаннан да иҗади эшләр җибәргән. Иң яшь катнашучыга нибары 12 яшь булса, иң олысы тугызынчы дистәсенә җитеп килә. Бәйге өч номинациядә узды. «Бабамнардан килгән батырлык» номинациясе катнашучылар саны буенча рекорд куйды.
Кукмара районының Аш-Буҗи авылы кызы Гөлназ Нәҗипованың хезмәт җимеше өченче урынга лаек булды.
– Бәйге турында «Телеграм» каналыгыздан укып белдем. «Ватаным Татарстан» газетасын үземне белгәннән бирле алдырабыз. Әниебез аеруча ярата аны. Үзенә нык ошаган, гыйбрәтле язмаларны билгеләп куеп, безгә дә киңәш итә. Кайберләрен мәктәптә сыйныф сәгатендә дә кулланам. Балачакта Җиңү көненә ел саен мәктәпкә Гаян абый Әхмәтшин килә иде. Сугышта әсирлеккә төшә ул. Шулкадәр оста сөйли инде! Без – балалар да йотлыгып тыңлыйбыз. Гаян абыйның истәлекләрен язып, газетага юлладым. Бәяләвегез өчен рәхмәт!

Балык Бистәсе районының Корноухово авылыннан Гадел Хәбибуллинга «Минем герой» номинациясендә кызыксындыру бүләге бирелде. СВОга киткән дусты, авылдашы Максим Гаделне дөрес итеп туп тибәргә, футбол уйнарга өйрәткән була. Максим яраланып кайткач, Гадел аның янына барып, башыннан кичкәннәре турында сөйләтә. Ә бәйгедә катнашырга әнисе рухландыра.
– Улым, Максим турында язып җибәр әле, дидем. Җиңү-җиңмәү турында уйламадык. Улыбызның Максим белән аралашуы, кызыксынып соравы, ул кичергән авырлыклар турында белүе – үзе үк үтемле тәрбия бит. Аяксыз кайткан дусты белән башка бер тапкыр да футбол уйный алмаса да, иң мөһиме – ул исән, ул – герой!
Аксубайдан Әлфирә Галиеваның иҗат эше беренче урын алды. Сәнгать әсәре кебек матур язмасының герое – авыр шартлардагы гаиләдә үсеп тә, олы йөрәкле булып кала белгән авылдашы Илһам Гафиятов.
– СВО башлануга, әти-әнисе белән дә хушлашмый гына чыгып китте Илһам. Кызганыч, һәлак булды. Күңеле бик матур егет иде. Исемен мәңгеләштерү өчен мәктәптә аңа атап истәлек тактасы куйдылар. Язманы Илһамга багышлап язасым килде. Авылдашлар күңелендә якты истәлеге мәңге саклансын иде.
Базарлы Матактан Алсу Низамова йомгаклау чарасына язмасының герое Фәйрүзә апа Гыймадиева белән килгән. Фәйрүзә апага көтелмәгән бүләк булган бу вакыйга.
– Үзең турында берничә сүз генә сөйлә, дип килгән иде Алсу. Газетада да бастырганнар, бүләккә дә ия булган әле минем турындагы язма. Менә бүләк тә тапшырдылар. Бик күңелем булды инде, зурлагансыз. Кич утырырга килегез, чәебез бар, ишекләр һәрчак ачык, – ди кунагыбыз. Үз өендә СВОдагы егетләргә «Әнием чәе» җыя Фәйрүзә апа. Белгән авылдашлар да, белмәгән кешеләр дә кушылган инде бу изге эшенә.
Балтач районының Көшкәтбаш авылыннан Лилия Нәкыйпова бәйгегә үзенең укучысы турында язып җибәрә. Азат Альтапов СВОга өч балалы гаиләсен калдырып китә.
– Өч балалыларга кире кайтырга рөхсәт булса да, кайтмады Азат. Егетләр алдында уңайсыз, дигән. Быелның апрель аенда һәлак булды. Азатның улы Данир миндә укый. Күп нәрсәне аңлаган, вакытсыз олыгаеп калган балабыз. Әнисенең төп терәге, ике сеңлесенең таянычы ул хәзер. Укучымда әтисенең чалымнарын күрәм... Яңа буын тәрбиялисебез бар.
Язманы Әнәснең бабасына атап язган хаты белән тәмамлыйбыз: «Тиздән һөнәр сайлар вакытым җитә: сөйләшәсем, киңәшәсем килә, бабай! Нәрсә дияр идең икән син миңа – оныгыңның улына?! «Кеше бул!» – дияр идең... Һичшиксез, шулай дияр идең, бабай!»
Әнәсләрең, Гаделләрең, Данирларың үсә, Мәгъсүм бабай. Алар хакына, Ватан хакына Кеше булырга иде!

«ВАТАН ХАКЫНА» бәйгесе җиңүчеләре:
«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясе
I урын – Әлфирә Галиева (Аксубай. Язманың атамасы – «Тишек роза»)
II урын – Лилия Нәкыйпова (Балтач районы, Түнтәр авылы. Язманың атамасы – «Улым, бирешмә!»)
III урын – Гөлназ Нәҗипова (Кукмара районының Аш-Буҗи авылы. Язманың атамасы – «Йөрәк тибеше үзгәрде»)
«Мәрхәмәтле йөрәк»
I урын – Дания Нотфуллина (Балтач районының Арбор авылы. Язманың атамасы – «Рәкага»)
II урын – Алсу Низамова (Әлки районының Базарлы Матак авылы. Язманың атамасы – «Яшәргә көч бирә»)
III урын – Гүзәл Мөхлисова (Биектау. Язманың атамасы – «Ак яулыклы әбием теләге») 20 000
Махсус бүләк:
Илүсә Арикеева-Зәйнетдинова (Казан. Язманың атамасы – «Мама Лена: йөрәк кушуы буенча...»)
Гөлчәчәк Нигъмәтҗанова (Казан. Язманың атамасы – «Мишаня»)
«Минем герой»
Әнәс Мифтахов (Балтач районы Арбор авылы мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы. Язманың атамасы « Бабаема хат»)
Кызыксындыру бүләге ияләре:
1. Алсу Гайфетдинова (Казан шәһәре 141 нче гимназиясенең 11 сыйныф укучысы. Язманың атамасы – «Ут Самат»)
2. Фирүзә Ибраһимова (Яңа Чишмә районы Шахмай авылы мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы. Язманың атамасы – «Син ышанма, бәгърем..!»)
3. Гадел Хәбибуллин (Балык Бистәсе районы Корноухово авылы мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы. Язманың атамасы – «Ул исән!»)
4. Айзилә Минһаҗева (Казан шәһәре 155 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы. Язманың атамасы – «Горурланып яшим»)
5. Айрат Васильев (Балтач районы Субаш авылы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы. Язманың атамасы – «Бабам гармуны»)
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез