Җилдәй җитез җилдерә торган «тимер ат»лар тагын да кыйммәтләнмәгәе. Сәбәбе – хакимият шәхси файдалану өчен читтән кертелгән машиналарга утильләштерү җыемын арттырмакчы. Шундый ниятләре барлыгы турында күптән түгел илнең сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов хәбәр итте. Тәкъдим хуплау тапкан очракта, физик затлар тарафыннан шәхси максатларда куллану өчен читтән кертелгән, двигатель егәрлеге 160 һәм аннан да югарырак «ат» көченә туры килгән автомобильләргә утильләштерү җыемы салынырга мөмкин дигән сүз. Капотка ничә сум чыгарып саласы булыр соң?
40–60 млрд сум!
«Автостат» мәгълүматларына ышансаң, 2022 елдан агымдагы елның май аена кадәр Россиягә параллель юллар аша 477 мең өр-яңа җиңел машина кертелгән. Популярлар рәтендә Geely Monjaro, Lixiang L7, Toyota Camry, Lixiang L9, Toyota RAV4 кебек «тимер ат»лар. Техник тасвирламаларына күз салсаң, санап киткән әлеге машина төрләре барысы да Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгының ниятенә туры килә. Әйтик, Geely Monjaro – 238, Lixiang L7 – 449, Toyota Camry — 204–230, Lixiang L9 – 449, Toyota RAV4 173–199 ат көченә ия.
Сүз уңаеннан, җыемны арттыру бюджетка өстәмә 40–60 млрд сум акча китерер иде. Һәрхәлдә, министр бу тәкъдимне шуның өчен дә кертелергә мөмкин дигән фикердә.
Тагын аз гына санлы статистика. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына таянсак, 2025 елның гыйнвар–июнь аенда илдә 607 478 яңа автомобиль (3 «яшь»кә кадәр) сатылган. Июнь аеда 44,7 мең «иномарка» сатылган, Россиядә җитештерелгән 56,2 мең машина хуҗаларын тапкан.
«Сату туктамаячак»
Автосалонда менеджер булып эшләүче Зөлфәт Галимов ил эчендә сатуда булган машиналарны да сата, теләге булганнарга читтән дә «тимер ат» кайтарта.
– Тәкъдим хупланган очракта да, сез әйткән утильләштерү җыемы билгеле бер техник таләпләргә туры килгән машиналарга гына күтәрелергә мөмкин бит. Ә кешенең ул таләпләргә туры килмәгән машинаны карау мөмкинлеген берәү дә тартып алмый. Шуңа күрә әллә ни куркырга кирәк дип уйламыйм. Моңа карап кына сату туктамаячак, – ди Зөлфәт. – Шунысы бар әле: бездә – Татарстанда – бигрәк тә татарлар тотып карап сайларга ярата. Алар инде күп очракта ил эчендәге машиналарны сайлый, чөнки үз күзләрең белән күрмәгән, «һава»дагы машинага ышанып бетмиләр.
Чит илдән машина кайтарту тәҗрибәсе дә бар аның. Мондый мөрәҗәгать белән килүчеләр дә күп икән.
– «Безгә шундый-шундый машина кирәк, фәлән-фәлән сум акчабыз бар», – дип килгән клиентлар бар. Һәм алар байтак дияр идем. Бәясенә, аларның таләпләренә туры килгән «тимер ат»ны эзлибез, табабыз һәм алып кайтып тапшырабыз. Монда бер генә нәрсә бар: сабырлыкны туплап, көтәргә туры килә. Аннан килеп, мондый машинаны бары тик «наличка»га гына сатып алырга мөмкин, – ди Зөлфәт Галимов. – BMW, Audi сорап килүчеләр бик күп. Kia, Hundai турында әйтеп торасы да юк инде.
Менеджер әйтүенчә, элек читтән кертелгән «тимер ат»ларга сагаеп караган булсалар, хәзер алар, киресенчә, халыкның ышанычын яулап алган. «Бу тенденция елдан-ел артуга таба бара», – ди Зөлфәт Галимов.
Белешмә
* Утильләштерү җыемы – машина җитештерүчеләр һәм импортерлар өчен махсус салым. Бик гади итеп аңлатканда, бу – машинаны ил чигенә алып кергәч, бер тапкыр түләнә торган акча. Ул дәүләт казнасына китә һәм киләчәктә автомобильне юкка чыгару өчен тотылачак дип фаразлана. Сатучы бу чыгымны автомобиль бәясенә өсти, әлбәттә.
* Гамәлдәге кагыйдәләр буенча, автомобильне читтән шәхси файдалану өчен физик зат керткәндә, транспорт чарасына ташламалы ставка буенча утильләштерү җыемы яңа машиналар өчен – 3,4 мең сум, өч елдан «өлкән»рәк машиналарга 5,2 мең сум тәшкил итә. Мөһим шарт бар: двигательнең күләме өч литрдан артмаска тиеш. Арткан очракта, җыемны коммерцияле ставка буенча исәплиләр, ә ул шактый югары.
* Әгәр сезнең шундый автомобилегез бар, ләкин сез әле бу җыемны түләмәгән икән, автомобильне теркәгәнче моны эшләргә кирәк. Югыйсә автомобильне теркәү, шулай ук аны сатып җибәрүгә бәйле мәшәкатьләр туарга мөмкин.
Россиядә еш сатыла торган яңа машиналар унлыгы
| Машина төре | Уртача хакы | |
| 1 | Лада Гранта | 1 067 000 |
| 2 | Лада Веста | 1 635 000 |
| 3 | Haval Jolion | 1 899 000 |
| 4 | Chery Tiggo 7 Pro Max | 2 470 000 |
| 5 | Лада Нива Legend | 1 110 000 |
| 6 | Changan Uni-S | 2 169 900 |
| 7 | Belgee X50 | 1 939 990 |
| 8 | Geely Monjaro | 3 839 990 |
| 9 | Chery Tiggo 4 | 1 949 000 |
| 10 | Лада Нива Travel | 1 425 000 |
* «Автостат» агентлыгы мәгълүматларына нигезләнеп
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез