Газзәдә тагын кан коела

Бу юллар язылганда, Трамп белән Путинның телефон сөйләшүе көтелә генә әле. Ак йорт: «Без Украинада тынычлыкка ирешүдән ун ярд кына (9,1 метр) ераклыкта торабыз, максатка беркайчан да болай якынайганыбыз юк иде», – дип белдерә. Путинча әйтсәк, бик күп нюанслары булуга карамастан, килешү озакламый төзелер дип өметләник. Әмма Бавариянең сәламәтлек саклау министры Юдит Герлах: «Немец сәламәтлек саклау системасы яраланган солдатларга һәм тыныч халыкка ярдәм күрсәтергә әзер булырга тиеш», – дигән сүзләр әйтә. Димәк, европалылар зур сугыш куркынычына әзерләнә. Европа державалары, Төркия һәм Канаданы да кертеп, Украинага үз гаскәрләрен җибәрү турында җитди сүз алып бара. Шулай да без якын айларда махсус хәрби операциянең тукталуын фаразлыйбыз.

Трамп администрациясе, Израиль белән бергәләп, Якын Көнчыгышта канлы тегермән оештырырга җыена. Төбәкне ут һәм ялкын эченә салачак беренче канонадалар яңгырый инде. Пентагон: «АКШ Йәмәндә үз максатларына ирешү өчен, «өстенлекле үтергеч көч» кулланачак», – дип белдерде. Ул гына да түгел, кыска вакытлы ярымтыныч сулыш алган Газзә яңадан ут эчендә. Дохада тыныч сөйләшүләр баруга карамастан, сиончылар, барлык ирешелгән килешүләрне өзеп, Америка бомбаларын болай да җимерекләр астында яткан төбәккә күпләп ташлый башлады. Сиончыларның «Хайом» матбагасы Нетаньяхуның: «Моннан соң Израиль ХАМАСка каршы күбәйтелгән хәрби көч белән хәрәкәт итәчәк», – дигән сүзләрен китерә. Сишәмбегә каршы төндә генә дә Газзәдә 250 дән артык кеше үтерелде. Балалар кан эчендә ята. Медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге юк дәрәҗәсенә җитеп чикләнгән. АКШта геноцид турында сөйләүгә катгый цензура кертелде.

Трамп Иранга да яный. Гыйрак матбугатында АКШның ил хакимиятләрен Иранга Гыйрак күге аша һөҗүм итәргә җыенуын әйтеп кисәтүе турында хәбәрләр бар. Берничә көн инде АКШның разведка самолетлары Иранның Бушер атом электр станциясе тирәсендә әйләнәләр. Журналист Такер Карлсон: «Иранның атом объектларына һөҗүм Якын Көнчыгыштагы Америка базаларында меңләгән үлемгә китерергә мөмкин һәм АКШка дистәләгән миллиард долларга төшәчәк. Американың үзендә террор актлары тагын да кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин», – дип яза. Моның үз фикере түгел, Пентагон бәясе икәнен дә искәртә.

Иранлылар һөҗүмне кире кагарга әзерләнә. Иранның 4 ракета корабы Кызыл диңгезгә – Йәмәнгә каршы сугыш хәрәкәтләре кызган урынга юнәлде. Трампның Якын Көнчыгышта зур сугыш китереп чыгаруга юнәлтелгән астыртын сәясәте тормышка ашу стадиясендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре