Гаҗәп: безнең фаразлар Израиль һәм АКШ хәрби белгечләренең планнарына караганда төгәлрәк. Февраль ахырында Иран сугышы башланып, фарсылар Һүрмүз бугазын бикләгәч, Трамп аптырады, диләр. Алай булыр дип уйламаган икән. Дөресен генә әйткәндә, Тель-Авивның Вашингтонга көчләп таккан планында фарсы дәүләтен берничә көн эчендә җиңү, Тәһранга яңа курчак лидер кую һәм Иран байлыкларын чумырып алу күз алдында тотыла иде. 2025 елның 30 июнендә «Ватаным Татарстан»: «Америкага рецессия яный, Иранга – яңа сугыш», – дип язган. Без әйткәнбез: «Вакыйгаларның мантыйгы якын киләчәктә янә ракета һәм бомба һөҗүмнәре ясауны сорый… Фарсылар алар (Израиль һәм Америка) уенына теләп катнашыр, дип уйлыйбыз, чөнки тышкы һөҗүмнәр ил эчендәге капма-каршы көчләрне берләштерә». «Ватаным»да фаразланган сценарий тулысынча тормышка ашты: бомба һөҗүмнәре, Тель-Авив һәм Вашингтон көткәнчә, Иранда режимның түнтәрелүен түгел, оппозициянең хакимият ягына басып, Америкага йодрык болгавына китерде. «АКШтагы икътисадый хәл һәм Якын Көнчыгыш төбәгендәге киеренкелек бер-берсенә тыгыз бәйләнгән», – дип язганда да ялгышмаганбыз.
2025 елның 23 июнендә «Һүрмүз бугазы ябылырмы?» дигән язмада да без бүгенге вазгыятьне төгәл әйтеп бирдек. «Тәһран ике төрле җавап вәгъдә итә: Һүрмүз бугазын бикләү, Якын Көнчыгыштагы АКШ хәрби базаларына ракета һөҗүмнәре оештыру. … Нефть сәүдәсенең төп артерияләреннән берсе булган бугазны бикләү омтылышы кара алтын бәясен югары күтәрә ала», – дидек.
Кытай белән сәүдә сугышларының да АКШ өчен җиңелүдән башка берни бирмәячәген дә кат-кат яздык. Трампның, бер көтү технократларны төяп, Пекинга килүе – акылы саеккан харизматик җитәкләгән дөнья гегемонының күтәрелеп килүче чин державасы алдында тез чүгүе ул. Трамп белән сөйләшүе вакытында Си Цзиньпин: «Кытай белән АКШ Фукидид тозагын җиңә алырмы? Бу инде – XXI гасырның иң төп сорауларының берсе», – дип, АКШның держава буларак арткы планга күчәчәгенә ишарә итте. «Фукидид тозагы» күтәрелеп килгән дәүләт белән көчле дәүләт арасындагы киеренкелек сугышка китерә ала, дигән фикердән гыйбарәт.
Трамп Пекин саммитына тезләнеп һәм теләнеп килде. Моннан бер ел элек Кытайга таба йодрык болгап, 100 процентлы пошлиналар белән янаган, чин илен тезләндерергә вәгъдә иткән лидер түгел инде ул. Киресенчә, чиннарга Америка икътисадын тулысынча ачарга вәгъдә биреп, чин инвестицияләрен соранучы теләнче образында чыгыш ясаган хәлсез карт бар. Трамп нинди килешүләргә иреште? Ясалма акылга сүз бирик: «Килешүләрнең шактые ният беркетмәсе дәрәҗәсендә генә, тулысынча юридик контракт түгел, һәм аларның никадәресе тормышка ашачагы соңрак кына билгеле булачак». Гади телгә күчерсәк, зурдан кубып оештырылган саммит Америкага берни дә бирмәде диярлек. Әйе, Кытай якынча 200 Boeing очкычы сатып алу турында килешүгә риза булды. Әмма килешү турында игълан ителүгә, Boeing компаниясе акцияләре түбәнгә очты, чөнки сан көтелгәннән ике ярым тапкыр азрак.
Аның каравы Си Цзиньпин үз таләбен максатчан рәвештә тормышка ашырды: «Тайвань бәйсезлеге белән төбәктәге тынычлык – бер-берсенә туры килми торган нәрсәләр», – диде. Трамп Америкага кайткач, Fox News телеканалындагы әңгәмәсендә тыңлаучан рәвештә кабатлады: «Мин кемнеңдер бәйсезлек игълан итүен теләмим. Кытай – бик зур һәм куәтле ил. Ә бу (Тайвань) – кечкенә утрау. Ул Кытайдан 59 миль ераклыкта. Ә без – 9500 мильдә. Бу – шактый катлаулы проблема», – диде. АКШ Президентларыннан берсенең дә моңарчы Тайвань мәсьәләсендә Пекин алдында бу кадәр тез чүккәне һәм тыңлаучан малай роленә кергәне булмады, чөнки Тайбэй – Америка өчен стратегик башкала. Анда АКШ сәнәгате, бигрәк тә хәрби сәнәгать өчен алыштыргысыз чиплар җитештерелә. Тайбэй Пекин канаты астына керсә, АКШ зур югалту кичерәчәк.
Американың туклыгы долларга нигезләнгән. Якын Көнчыгыш исә соңгы елларда доллар йогынтысыннан чыгып, чин валютасына таба авыша. Моңа беренче чиратта американнар үзләре гаепле. Ачуы килгән һәркемгә санкцияләр кертеп, доллардагы активларны бикләп, валюталарына ышанычны какшаттылар. Доллар АКШның сәяси йогынтысына, икътисадый куәтенә, хәрби көченә таянып кына резерв валютасы булып яши иде. Хәзер карагыз: сәяси йогынты нульгә таба хәрәкәт итә. Моннан 23 ел элек Гыйракка дөнья илләре АКШ коалициясе составында бәреп керделәр. Алар арасында снарядларына «Привет Аллаху» дип язган украин хәрбиләре дә бар иде. Аллаһ җавап бирде аларга, Украина өстенә яуган ракеталар яңгыры тиктомалдан дип уйламагыз. Иранга каршы сугышта НАТО буенча аркадашларның берсе дә булышмады.
АКШ икътисадый куәтенең нульгә таба хәрәкәт итүен хурлыклы рәвештә кирегә борылган пошлиналар сугышы дәлилли. Хәрби куәтнең ни дәрәҗәдә икәнен Иран белән бил алышу күрсәтә. Трмапның Кытайга визиты вакытында чин матбугаты аның карикатурасын кабарган шар рәвешендә сурәтләде. Кулына энә тоткан Си шул шар янында басып тора. АКШтагы иң борынгы һәм иң йогынтылы журналларның берсе The Atlantic: «Америка кул сузганда, аны эләктереп алырга инде беркем дә ашыкмый; ә ул янаганда, инде беркем дә курыкмый», – дип язды. Трамп үзе, Кытайдан кайткач, Fox News телеканалында үз авызыннан: «Си миңа: «Америка – түбәнгә тәгәрәүче дәүләт», – диде. Мин аңа: «Сез хаклы», – дип әйттем», – дигән сүзләр очырды.
Бу юллар авторы ике еллар тирәсе элек АКШның гражданнар сугышына таба хәрәкәтен фаразлаган иде. Шуннан соң: «Инде Американы җимерергә тотындыңмыни?» – дип шалтыраттылар. Питер Шифф (аны хәзер һәлакәт табибы дип атыйлар), Джеффри Сакс, Скотт Риттер кебек Америка аналитиклары үз дәүләтләренең таркалу һәм җимерелү этабына керүен әйтәләр. Марджори Тейлор Грин – Трампның элекке аркадашы булган конгрессвумен, Иран белән сугыш башлану аркасында, үз ватанына сәяси революция юрый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез