Үткән атнада халыкара сәясәт кырында яңалыклар ташкын булып бәрде. Киевтан Вашингтонга килгән Зеленскийның Трамп белән очрашуы һәм тарихта тиңнәре булмаган җәнҗал чыгу соңгы елларның төп вакыйгасы булырга вәгъдә итә.
Беренче карашка барысы да яхшы иде кебек: файдалы казылмалар турында килешү әзерләнгән, Трамп Зеленскийны Ак йорт каршына ук чыгып каршы алды (Макронга андый хөрмәт күрсәтелмәде, мәсәлән), Украина АКШ ярдәменә мохтаҗ… Шулай булгач, башны иеп, таләп ителгән шартларда килешүгә имза куясы гына. Гадәттә илләрнең югары җитәкчеләре бар нәрсә дә хәл ителеп беткәч кенә узара очраша. Трамп Путин белән әле һаман да очрашмый, димәк, тышкы яктан барысы да ал да гөл булып күренсә дә, позицияләр килештерелеп бетерелмәгән.
Зеленский визиты күнегелгән протоколлар буенча бармады ләкин. Аның Вашингтонга ни өчен килүе сер булып калды. Зур җәнҗал чыкты һәм Украина делегациясен Ак йорттан хурлыклы рәвештә куып чыгардылар. Трамп һәм Зеленский дуэле дәреслекләргә язылырлык килеп чыкты. Киев артисты сәясәтче дә, дипломат та түгеллеген раслады. Тик шулай да зур сорау туа: андый очрашулар ябык ишекләр артында бара, ни өчен тел кылычын бу юлы туры эфирда чәкештерделәр? Димәк, спектакль сюжетында безгә аңлашылмаган интрига яшерелгән.
Украина делегациясе Вашингтоннан туры Лондонга очты. Анда футболкалы лидерны кочак җәеп Стармер каршы алды. Шунда ук Европа лидерларының Украина буенча саммиты узды. Саммитка Канада Премьеры Трюдо да килде. Европалылар Киевка аркадашлык итү һәм сугыш хәрәкәтләрен туктатуның үз планнарын эшләргә тиеш иде. Андый план игълан ителде. Аның нигезендә узара атышуны туктатып тору һәм конфликт мәйданына Көнбатыш гаскәрләрен кертү ята. Планны АКШ белән килештерү каралган. Лондон бу мәсьәләдә Вашингтон белән элемтәгә чыкты. Сөйләшү, күрәсең, уңай тонда баргандыр.
Трамп белән Зеленский арасы өзелде дип уйлыйсызмы? АКШ инде Украинага хәрби ярдәмне туктату турында сүз алып бара. Киев ул ярдәмнән башка ерак китә алмаячак. Барысы да алай гади генә түгел шул. Океан артыннан килешүгә исәп тоткан сигналлар яңгырый. АКШның сәүдә министры Говард Лютник: «АКШ, Зеленский Вашингтонга гафу үтенеп килмичә, Киевка акча бирмәячәк», – дип белдерде. Футболкалы лидер да: «Безнең Трамп белән мөнәсәбәтләр партнерларның Украинага ярдәме кебек үк дәвам итәчәк», – ди.
Театр сәхнәсенә төп уенчыларның берсе буларак Төркия чыга әле анда. Немец журналисты Джеймс Джексон бу уңайдан: «Сәясәтнең беренче кагыйдәсе: Әрдоган һәрвакытта да җиңә», – дигән афоризмны алга этә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез