Премьер-министр Михаил Мишустин "Герой-ана" исеменә лаек булучыларга Хезмәт Геройлары өчен гамәлдә булган барлык ярдәм чаралары кагылачагын күздә тоткан закон проекты эшләнүе турында белдергән.
Мишустин әйтүенчә, бу исемгә ия булган аналар һәр ай саен пенсияләренә 36,5 мең сум күләмендә өстәмә алачак. Шул ук инде пенсиягә чыккан Герой-аналарга агымдагы ел өчен компенсация күздә тотылган: аны киләсе елның беренче яртыеллыгында күчерәчәкләр. Михаил Мишустин әйтүенчә, өстәмә һәр ел саен индексацияләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез: “Герой-ана” исеме 2022 елның августында Президент Владимир Путин Указы нигезендә гамәлгә куелды. Ул 10 һәм күбрәк бала табып үстергән аналарга бирелә. Айлык түләүләрдән тыш, аларга 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр түләү каралган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез