«Геройлар янәшәдә» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

Без батырлык, бердәмлек, рух сыналган чорда яшибез. Ә әдәбият ул – заман көзгесе. Нәкъ менә шуны истә тотып, узган ел «Татмедиа» республика агентлыгы «Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» ачык әдәби-патриотик бәйгесен игълан итте. Бүген исә Татарстан каһарманнарының батырлыгын сүз ярдәмендә мәңгеләштергән язучылар, шагыйрьләр, журналистларны бүләкләделәр.

Әлеге бәйгегә махсус хәрби операция вакытында Татарстан халкының фидакарьлеген, батырлыгын чагылдыра торган әдәби әсәрләр кабул ителде. 2024 елның 12 ноябреннән алып быелның 30 апреленә кадәр бәйгегә барлыгы 136 иҗади эш килгән. Гариза җибәрүчеләр арасында Татарстанның 36 районыннан, шулай ук Мәскәү, Удмуртия, Ульяновск һәм Новосибирск өлкәләре һәм Красноярск краеннан иҗатчылар булган.

Йөрәктән – йөрәккә

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева иң «кыйммәтле» «Повесть» номинациясе җиңүчеләрен котлады. Әлеге жанрда иҗат итүчеләр өчен (рус һәм татар телләрендә) I урынга – 300 000 сум, II урынга – 200 000 сум, III урынга – 150 000 сум, шулай ук 50 000 сум күләмендәге өч кызыксындыру бүләге каралган иде.

– Бүген күпләребез, элек ничек яшәвебез, хәзерге көнкүрешебез, безнең иминлекне саклаучы батырлар турында уйланып, тормышка яңача карый башлады, – диде ул. – Батырлык, каһарманлык, ватанпәрвәрлек, Җиңү тарихы безнең балаларыбызга якын булырга, барып җитәргә тиеш. Моны җиткерүнең иң үтемле юлы ул – әлбәттә, сүз һәм әдәбият. Сүзебезне әйтик, ул төрле телләрдә яңгырасын, еракларга кадәр ишетелсен, йөрәкләргә барып җитсен! Мин сезгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның рәхмәт сүзләрен дә җиткерәм. Әлеге бәйге нәкъ менә аның тәкъдиме белән оештырылды да инде.

Җиңүчеләр (татарча әсәрләр):

I урын – Гөлүсә Закирова «Энекәш»

II урын – Илдус Диндаров «Хәрби исеме – Такташ»

III урын – Рәҗәп Бәдретдинов «Томан тозагында»

Кызыксындыру премияләре:

Әлфинур Йосыпова «Укчы юлы»

Фәгыйлә Шакирова «Җиңеп кайт, улым!»

Зиннур Хөснияр «Какул»

Ихласлык

Ихлас, хис-кичерешләргә бай. «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бәйгене әнә шулай дип тасвирлады.

– Без язучылар һәм журналистлар өчен дә, укучылар өчен дә зур вакыйгага әйләнерлек бәйге оештырырга теләдек. Максатыбызга ирештек кебек, – диде ул. – Бу бәйге ихласлыгы белән аерылып тора. Күп кенә катнашучылар якыннары, үзләренең йөрәк яралары турында язды. Без әле махсус хәрби операция вакыйгалары, аның тормышыбызда калдырган эзе турында шактый озак уйланырбыз. Һәм әлеге бәйге дә соңгысы булмас.

Айдар Сәлимгәрәев «Хикәя» язучылар арасында җиңүчеләрне тәбрикләде. Әлеге жанрда иҗат итүчеләр өчен (рус һәм татар телләрендә) I урынга – 120 000 сум, II урынга – 70 000 сум, III урынга – 55 000 сум, шулай ук 35 000 сум күләмендәге өч кызыксындыру бүләге каралган иде.

Җиңүчеләр (татарча әсәрләр):

I урын – Факил Сафин «Рәсемле хат»

II урын – Галимҗан Гыйльманов «Китәр өчен кайту»

III урын – Әлфира Галиева «Позывной «Көтүче»

Кызыксындыру премияләре:

Ихтыяр Кыямов «Сыерчык оясы»

Венера Макарова «Ут»

Гөлсинә Зәкиева «Ташлап китмә мине»

Тәэсир

Бәйгегә килгән эшләрне 22 кешедән торган комиссия бәяләде. Алар арасында Россия Китап Союзы вәкилләре дә бар иде. Комиссия җитәкчесе, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Фирдүс Гыймалтдинов сүзләренчә, бәйгедә иң яхшы дип табылган әсәрләрнең һәркайсы күңелгә үтеп керерлек итеп язылган. Ул «Поэма яки шигырьләр циклы» номинациясендә җиңүчеләрне котлады. Әлеге жанрда иҗат итүчеләр өчен (рус һәм татар телләрендә) I урынга – 150 000 сум, II урынга – 100 000 сум, III урынга – 70 000 сум, шулай ук 40 000 сум күләмендәге өч кызыксындыру бүләге каралган иде.

– Мондый бәйгеләр иҗат кешесе өчен бик кирәк. Ялкаурак була ул чөнки. Этеп-төртеп җибәрергә стимул һәм вакыт кысалары кирәк аңа, – диде Фирдүс Гыймалтдинов. – Бәйгегә килгән әсәрләрнең 90 проценты диярлек шәхси тәҗрибәгә нигезләнгән иде. Бу исә аларның тәэсирен бермә-бер арттыра. Алар халыкка, укучыларга барып җитәр дип өметләнәм.

Җиңүчеләр (татарча әсәрләр):

I урын – Рәфкать Шаһиев «Язлар сары түгел... » шигырьләр циклы

II урын – Гөлназ Хәйруллина «Лачыннарга мәдхия» поэмасы

III урын – Илнар Фатыйхов «Ышаныч» поэмасы

Кызыксындыру премияләре:

Рәмзия Җиһаншина «Чат өермә җанда. Давыл-давыл» шигырьләр циклы

Нур Абдул (Нурулла Гаптуллин) «Безнең җир ул безнеке» шигырьләр циклы

Сиринә Якупова «Хәбәрсез югалган – үлмәгән...» шигырьләр циклы

Бәйгенең соңгы номинациясе – «Очерк». Әлеге жанрда иҗат итүчеләр өчен (рус һәм татар телләрендә) I урынга – 120 000 сум, II урынга – 70 000 сум, III урынга – 55 000 сум, шулай ук 35 000 сум күләмендәге өч кызыксындыру бүләге каралган иде. Катнашучыларның күпчелеге – журналистлар. Махсус хәрби операциянең матбугат вәкилләренең дә тормышын үзгәртүе турында әйтеп торасы да юк. Әлеге теманың журналистлар өчен көнүзәк мәсьәләгә әйләнүе гаҗәп түгел. Ә язучылар белән беррәттән матбугатчыларның да хезмәтен шушы рәвешле бәяләү исә куандыра гына.

Җиңүчеләр (татарча әсәрләр):

I урын – Лилия Нургалиева «Ватан улы»

II урын – Лилия Нәкыйпова «Көшкәтбаш бөркете»

III урын – Гөлсинә Зәкиева «Әни, мин кайттым»

Кызыксындыру премияләре:

Лилия Гайнуллина – «Чегән әйткән юш килде»

Гөлнар Гарифуллина – «Мин туганым янында булырга тиеш»

Айгөл Гәрәева – «Күзләремнең нуры идең, Илнурым...»

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре