Газетага язылу

«Геройлар янәшәдә» китаплар сериясе нинди ният белән нәшер ителгән?

Ватан геройларына багышланган кичә алдыннан Камал театрының фойесында халыкны үзенә чакырып торган бик матур урын бар иде.

«Геройлар янәшәдә» китаплар сериясе нинди ният белән нәшер ителгән?
автор фотосы

Анда «Геройлар янәшәдә» китаплар сериясе белән таныштырдылар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ватанпәрвәрлек юнәлешендә эшләнгән бу басмаларга зур бәя бирде. Исеме белән үк күңелне тартып торган әлеге китапларда ниләр бар һәм алар нинди ният белән нәшер ителгәннәр? Бу хакта безгә Татарстан китап нәшриятының медиа продюсеры Венера Шәмсетдинова сөйләде.

Бәйге

– Узган ел «Татмедиа» агентлыгы «Геройлар янәшәдә» дигән әдәби бәйге игълан иткән иде. Анда махсус хәрби операциядәге Татарстан егетләренең батырлыклары, язмышлары, әти-әниләренең сабырлыгы турында язылган очерклар, хикәяләр, повестьлар, поэмалар, шигырьләр кабул ителде. Республикабызның төрле почмакларыннан барлыгы 136 эш килде. Мәскәү шәһәре, Удмуртия Республикасы, Ульяновск, Новосибирск өлкәләре, Красноярск краеннан да бар иде язмалар. Бәйгенең шарты буенча призга лаек булганнары Татарстан китап нәшриятында китап булып басылды. Бүген татар һәм рус телләрендә алты китап дөнья күрде инде. Аның бишесе – җыентык: хикәяләр һәм повестьлар урнаштырылган. Кайбер авторларның әсәрләрен аерым китап итеп чыгарырга да уйладык. Юрий Смирновның шигырь китабы әнә шундыйлардан. Әйтергә кирәк, язучыларның күбесе журналист булып чыкты. Бу аңлашыла да, чөнки алар күп йөриләр, күп очрашалар, нәтиҗәдә белгәннәре-күргәннәре хикәяләр, повесть, поэмаларга әверелә. Китапларның үзенчәлеге шунда: бу әсәрләрдә чын тормыш турында сөйләнә. Мәсәлән, Гөлүсә Закированың «Энекәш» повестенда төп герой – аның махсус хәрби операциядә һәлак булган энекәше. Автор башка образларга кереп китмичә, энесенең язмышын сурәтли.

Чынбарлык

Җиңүчеләр арасында каләмдәшебез, Нурлатта яшәп, озак еллар үз хәбәрчебез булып эшләгән Илдус Диндаров та бар.

– Бу бәйгедә катнашырга теләк ике сәбәп буенча уянды, – ди ул. – Беренчесе – Донбасста элек-электән милләттәшләребез күп яши бит. Кайчандыр алар акча эшләү нияте белән шахталарга агылганнар. Кайтканы кайткан, кайберсе шунда яшәп калган. Туганнарыбыз арасында да бар андыйлар. Шулар тормышына бер кагылып аласы килгән иде. Икенчедән, улыбыз Айваз да махсус хәрби операциядә. Былтыр август аенда беркемгә белдермичә китеп барды ул. Гаиләсенә дә, безгә дә барып җиткәч кенә шалтыратты. «Ник алай эшләдең?» – дигән сорауга: «Аерылышу мизгелләре барыбыз өчен дә авыр булыр дип уйладым», – диде. Казанда хатыны, өч баласы яши. КФУда укытты. Тарих фәннәре буенча кандидатлык эше яклады, доктор исемен алырга хыялланып, зур эшләр башлаган иде. Аның фәнни эшләре дә Татарстан тарихына багышланган. Милләтпәрвәрлек хисе ярылып ята иде анда, димәк, янәшәсендә ватанпәрвәрлек тә көчле булган. Ике-өч көн саен я шалтыратышып, я язышып тора идек әле. Соңгы ай ярым эчендә бернинди дә хәбәре юк. Шуңа бик борчылабыз. Уйланып, төннәр буена йоклый алмаган чаклар була. Андый вакытларда кул үзеннән-үзе каләмгә тартыла.

Блогер-журналист Фагыйлә Шакирова да җиңүчеләр рәтендә.

– Мин элек хикәяләрне мәхәббәт турында гына язгалый идем, – ди ул. – Язылучыларымнан: «Нигә сез гел мәхәббәт турында гына язасыз? Тормыш катлаулырак бит. Менә минем абыем (әтием, ирем) хәрби операциядә. Алар турында да языгыз. Алайса, тормыштан читтә каласыз», – дигән тәнкыйть тә, тәкъдимнәр дә килгәләде. Дөрес, ул хакта уйланганым бар иде. Әмма моның өчен я алгы сызыкта булырга, я хәрбиләр белән очрашырга кирәк дип санадым. Кыскасы, алынырга курыктым. Шулай да мобилизация вакытында бик күп саубуллашу мизгелләрен төшерергә туры килде. Җырчы Иркәнең ирен озаттык. Аннан Арча хәрби комиссариатына әти-әниләрнең ничек итеп уллары белән саубуллашканын үз күзләрем белән күрергә бардым. Бер күренеш гомерлеккә хәтеремә уелып калды. Бер егеткә: «Мин сүз бирәм. Син исән-сау, җиңү яулап әйләнеп кайтачаксың. Кайткач, мин синең яныңа репортаж ясарга киләм әле», – дигән идем. Озак та үтмәде, әти-әнисе: «Өч көннән табут кайта», – дип шалтыратты. Йөрәгем өзелеп төште дип торам. Хәтта озатырга да бара алмадым. Шулвакыт мин, язмаларымда ирләрен озаткан хатыннарның, улларын озаткан аналарның, әтиләрен озаткан балаларның күңел халәтен чагылдыра алам бит, дигән фикергә килдем. Шулай итеп повеcть туды. Аны дәвам итәргә дә була. Нокта куелмаган, өмет, көтү, сагыну хисе һаман да яши бит әле күңелләрдә.

Бу әсәрләрне язып, улларын югалткан әти-әниләр алдында нинди зур җаваплылык алганыбызны мин «Ватан геройлары» кичәсендә тагын бер кат аңладым. Күз яшьләрен тыя алмыйча, авторлардан автограф сорады алар. Хәлләре авыр булса да, бу китаплар аларга рухи азык кебек иде. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Димәк, дәшми калырга түгел, ә язарга кирәк, чөнки бу – безнең тормышыбыз, илебезне яклап көрәшкә кергән егетләребезнең язмышы.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре