Гидрометеорология үзәге Татарстанда буран һәм көчле җил турында кисәтә

Иртәгә Татарстан территориясендә җилле һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез урыны белән юлларда бозлавык көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Шулай ук төнлә Татарстанга кыска вакытлы буран киләчәк. Юлларда күз күреме 1-2 километрга кадәр начарланачак, җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Синоптиклар көн дәвамында җепшек кар фаразлый. Төнлә һава температурасы -6 градуска кадәр була, көндез -3дән 1 градус тирәсендә торачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре