Проект кысаларында татар телендә киң күләмле һәм сыйфатлы тикшерелгән мәгълүматлар корпусы формалаштырылды, анда әдәби әсәрләр, матбугатта чыккан мәкаләләр, уку әсбаплары, ТР Фәннәр академиясе Гамәли семиотика институтының «Туган тел» татар теле милли корпусы ресурслары, шулай ук башка ачык текст чыганаклары бар. Бу татар телендәге текстны генерацияләү һәм аңлау сыйфатын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә.
Татарстан өчен бу технологик казаныш кына түгел, глобаль цифрлаштыру шартларында татар телен саклап калуда, өйрәнүдә һәм үстерүдә мөһим адым да.
Бу юнәлешне үстерү Россия халыкларының тел төрлелеген саклау стратегиясе кысаларында алып барыла. Сүз технологик адаптация турында гына түгел, ә заманча цифрлы сервисларда һәм интеллектуаль системаларда татар телен тулысынча куллану өчен шартлар тудыру турында бара.
Мәгариф, фән, медиа һәм көндәлек аралашу өчен яңа мөмкинлекләр ачыла: кулланучылар нейрочелтәрләргә татар телендә мөрәҗәгать итә алачак.
Проект цифрлы тирәлектә милли телләрне куллану практикасын тагын да киңәйтү өчен нигез формалаштыра. Алга таба бу алым Россия халыкларының башка телләренә дә җәелдерелергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез