Артист Алексей Черных 44 яшендә вафат булган. Россия актеры "Ищейка" һәм "Глухарь" сериалларыннан соң танылды. Хезмәттәшенең үлеме турында театр һәм кино актрисасы Екатерина Соломатина үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
- Бүген минем курсташым Леша Черных - акылга сыймаслык талант кешесе вафат булды, - дип язган Соломатина.
Черных үлеменең сәбәбе әлегә әйтелми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез