ГМО куркынычмы?

Әлеге өч хәреф, генетик яктан модификацияләнгән (үзгәртелгән, яңартылган, камилләштерелгән) организм, дигәнне аңлата. Ген инженериясе ярдәмендә ДНКларына үзгәрешләр кертелгән организм, ягъни. Гади генә итеп әйткәндә, бер организмның гены икенчесенә ясалма рәвештә кертелә. Әлеге заманча алымны куллану үсемлекләрнең (кайбер очракларда хайваннарның да) үзлекләрен камилләштерү мөмкинлеге бирә. Нәтиҗәдә, әйтик, ашлыкның корылыкка һәм корткычларга каршы торучанлыгы арта. ГМОның серләре һәм кеше организмына йогынтысы турында белгечләр фикерләрен туплап тәкъдим итәбез.

Өстенлекләре

Тизрәк үстерә. Теләсә кайсы организмда үсеш өчен җаваплы геннар була. Бу исә сәнәгатьтә теге яки бу «әйбер»не эрерәк итеп, тизрәк үстерүдә файдаланыла. Мәсәлән, геннары үзгәртелгән (фәндә трансген организм дип атала) сөләйман балык гадәттәгедән ике тапкыр тизрәк үсә.

ГМОлы продуктны куллану галимнәр тарафыннан ахыргача өйрәнелмәгән әле. Шуңа күрә сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә куркыныч белән янавын беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Ул мутацияләр, каты авырулар, аллергия китереп чыгарырга мөмкин дигән фикер дә еш ишетелә.

Уңышны арттыра. Кагыйдә буларак, чүп үләннәр, кирәкмәс «көндәш»кә әйләнеп, ашлык уңышын киметә. Ә менә геннары үзгәртелгән авыл хуҗалыгы культуралары «көндәш»ләренең колач җәюенә ирек бирми. Инде килеп, геннарны үзгәртү үсемлек яки хайванны кыска гына вакыт эчендә үзең теләгәнчә үстерү мөмкинлеге бирә. Әйтик, шул рәвешле чиләкләп кенә түгел, мичкәләп сөт бирә торган сыер «ясарга» була.

Кимчелекләре

«Чын туган»нары белән көндәшлек. Трансген организмнар бик күп күрсәткечләр буенча «чын туган»нарын артта калдыра. Бу исә үсемлек-хайваннарның чын төрләрен акрынлап юкка чыгаруга китерергә мөмкин: геннары үзгәртелгән организмнар үрчи алмый.

Табигатькә йогынтысы. Кайбер ГМО-үсемлекләр чүп үләннәрне юк итә. Димәк, серкәләндерүче бөҗәкләр дә вакытлар узу белән бетәргә мөмкин.

Закон сүзе

Россиядә 2016 елдан ГМОлы үсемлек һәм хайван үстерү-үрчетүне тыйган закон гамәлдә булып килә. Документта ген инженериясен фәкать фәнни максатта куллану гына рөхсәт ителә. Ләкин геннары үзгәртелгән ризыклар кибет киштәләреннән юкка чыкты, дигән сүз түгел бу. Законда мондый товарларны чит илләрдән кертү тыелмаган. Ләкин алар теркәлгән, сертификацияләнгән һәм төргәге-кабында «ГМОлы» дип язып куелган булырга тиеш. Шуңа күрә белгечләр чит илдән китерелгән баш хәтле бәрәңге яки помидорга күз төшкәндә, бераз сагаерга киңәш итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре