Татар эстрадасының популяр җырчысы Гөлназ Асаеваның концерт директоры Вадим Фәтхинуров аю һөҗүменнән соң беренче тапкыр элемтәгә чыкты. Социаль челтәрләрдә сөйләгәнчә, аның белән барысы да тәртиптә.
«Мин исән-сау, борчылмагыз. Берничә көн өйдә булачакмын», – дип язган ул.
Куркыныч хәл клип төшерү вакытында килеп чыккан иде. Вадим җырчы командасы һәм Гөлназ Асаева белән бергә клип төшерү өчен локациягә киләләр. Төркем пранк оештырырга сүз куеша. Ләкин аның эчтәлеге бер-берсе өчен сер булып калырга тиеш була. Вадим Фәтхинуров яхшылап әзерләнә – клип төшерү өчен кулга ияләшкән аю китертә. Мондый сюрприз команданы куркуга калдыра. Хатын-кызлар кычкырышып кача башлый. Концерт директоры, барысын да тынычландырырга теләп, аю янына килә дә: «Менә, карагыз, ул – кулга ияләшкән аю», – дип, хайванга кулларын суза. Каты тавыштан курыккан аю Вадимга тәпие белән суга һәм җәрәхәтли. Иҗатташ дуслары тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта, Вадимны хастаханәгә алып китеп, беренче ярдәм күрсәтәләр. Гөлназ Асаева сүзләренчә дә, хәзер Вадимга бернинди куркыныч янамый, аның хәле яхшы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез