Гөмбә белән агуланучылар саны 27 гә җиткән

Ел башыннан М. Садыйков исемендәге 7 нче Казан шәһәр хастаханәсенә 27 кеше гөмбә белән агуланып мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесенә августта, гөмбә сезоны башлангач, ярдәм кирәк булган, дип сөйләгән «РТ» редакциясенә токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина.

18 кеше хастаханәгә озатыла, шул исәптән берсе – җәйнең соңгы аенда эләгә.

Белгеч искә төшергәнчә, иң куркыныч гөмбә – аксыл агулы гөмбә. Әгәр дә урманда шундый гөмбә табылган икән, бөтен җыйган гөмбәләрне генә түгел, кәрзиннең үзен дә ташларга кирәк. Ашаудан соң агулану симптомнары барлыкка килгән очракта, кичекмәстән, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хәтта хәлсезлек узган кебек тоелса да.

«Агуланганнан соң беренче тәүлектә кешенең даими күңеле болгана, коса, диарея башлана. Аннары симптомнар уза, кеше тынычланып кала, тик бу терелдем дигән сүз түгел. Өченче тәүлеккә симптомнар икеләтә артып кире кайта, ә ул вакытка бавырда дәвалап булмаслык процесслар башланырга мөмкин», – дип кисәтте ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре