Айныткычларны кире кайтарырга кирәк! Россия Дәүләт Думасы депутатлары шундый тәкъдим белән чыккан. Исерекләр өчен махсус урын пәйда булса, көндәлек тормышыбызда иминлек артыр, гадәти хастаханәләрдә эшләүче табибларның да эше кимер иде дип өметләнә алар. Эчкечелекнең ни-нәрсә икәнен якыннан белгәннәр исә бу яңалыкның нәтиҗәсе булачагына шикләнеп карый. Исерекне айнытып булырмы?
Хастага да ошамый
Айныткычлар, иң беренче чиратта, җәмгыятьтә исерек килеш кылынган тәртипсезлекләр саны кимесен өчен кирәк! Россия Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты җитәкчесе Сергей Леонов бу тәкъдимнең асылын шулай дип аңлата. Тормышыбызга айныткычлар әйләнеп кайтса, хастаханәләрнең кабул итү бүлегендә эшләүче табибларның эше дә бермә-бер кимер иде дип өметләнә депутат.
Ник дигәндә, 2011 елда илдә айныткычлар бетерелгәч, сәрхушләрне гадәти хастаханәләргә китерә башладылар. Дөрес, 2020 елда ил төбәкләренә шәхси айныткычлар булдыру рөхсәт ителде. Әмма, рәсми саннардан күренгәнчә, бу мөмкинлектән файдаланган төбәкләр бармак белән генә санарлык.
– Хастаханәгә китерелгән сәрхуш, медицина ярдәменнән бигрәк, җылы урынга гына мохтаҗ була. Шул рәвешле табибка, чынлап та медицина ярдәме кирәк булган кешегә булышасы урынга, исерек белән маташырга туры килә. Сәрхушнең урыны айныткычта булырга тиеш. Айнытып кына калмыйча, анда аңа җылы урын да, тиешле ярдәм дә күрcәтеләчәк, – ди депутат.
Табиблар үзләре дә шул фикердә. 12 нче шәһәр хастаханәсенең «Салават Күпере» микрорайонындагы филиалы табиб-терапевты Гөлия Гыймадиева сүзләренә караганда, табиблар гына түгел, моңа хастаханәдәге авырулар да канәгатьсезлек белдерә. «Исерек белән бер бүлмәдә утырасыбыз, бер палатада ятасыбыз килми», – дип зарланалар. Сәрхушләрнең безгә килгәндә нинди кыяфәттә булганлыгын күз алдына китерү кыен түгел, ди табиб.
Берни файдасыз
Ике дистә елдан артык исерек ир белән җәфа чиккән Әтнә районының бер авылында яшәүче Фәридә Билалова (исеме үзгәртелде. – Ред.) сәрхушләргә кагылышлы нинди генә тәкъдим ишетсә дә, нәтиҗәле булачагына шикләнеп карый.
– Эчкән кешене ни эшләтсәң дә, файдасыз. Айныткычлар да акчаны җилгә очыру гына булачак. Анда берничә көн торып чыга да шундук шешәгә ябыша бит инде ул. Элеккечә үк тәртипсезләнеп тә йөриячәк, гаиләсенә дә тынгылык бирмәячәк. Баштан узган инде. Иремне алып бармаган җир, айныту өчен эшләмәгән эш калмады – бернинди файдасы булмады. Үз теләге булмаса, эчкән кешегә берничек тә ярдәм итеп булмый икән. Сәрхушләрне шул өйдәгеләрне бераз ял иттерү өчен мәҗбүри алып китеп дәваласалар гына инде, – ди Фәридә ханым.
Рәсми саннарга ышансаң, бүген ил халкының яртысыннан артыгы (60 процент) даими рәвештә исерткеч эчемлек куллана. Россиядә теркәлгән һәр дүрт җинаятьнең берсе исерек килеш кылына. Төгәлрәк әйтсәк, илдәге көчләү, вандализмга бәйле җинаятьләрнең – 40 проценты, көнкүрештә күзәтелгән җинаятьләрнең 80 проценты исерек хәлдә кылына.
СССР заманында тәртип бозган эчкечеләр дәвалау-хезмәт профилакторийларына җибәрелгән. Биредә алар, мәҗбүри дәвалану белән беррәттән, җитештерү цехларында, авыл хуҗалыгында эшләгән. Әмма 1993 елда мондый профилакторийлар бетерелә.
Эчкечелек юлына баскан кешеләргә инде 40 елдан артык ярдәм итүче тәҗрибәле табиб-нарколог Рөстәм Вәлиуллин үзенең хезмәт юлын совет чорындагы әнә шундый дәвалау оешмаларының берсендә башлаган.
– Хезмәт юлы дәвамында миңа исерек килеш җинаять кылучылар белән дә, якыннары гозере буенча мәҗбүри дәвалануга җибәрелгән исерекләр белән дә эшләргә туры килде. Эчкечелеккә каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе бу. Шуңа күрә аларны яңадан кайтарсалар да, биш куллап риза булыр идем, – ди табиб. – Әмма алар айныткычларда дәваланып кына ятмасын, файда да китерсен. Анда эләккән эчкечеләрне төрле эшләргә дә җәлеп итәргә кирәк. Эшче куллар җитешмәгән хәзерге чорда ул дәүләткә дә бик зур ярдәм булачак.
Ул да кеше
Эчкечелек белән мавыккан кешегә кул селтәргә ярамый! Республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов шулай ди. Айныткычлар да, иң беренче чиратта, шушы кыек юлга кереп киткән кешенең гомерен саклап калу өчен кирәк, дигән фикердә ул.
– Кеше эчә икән, димәк, аның моңа җитди сәбәпләре бар. Аны тәнкыйтьләгәнче, башта әнә шул сәбәпләрне ачыклап, аңа ярдәм итәргә тырышып карарга кирәк. Бер генә эчкече дә үзен исерек дип санамый. Ул беркайчан да үзе теләп дәваланмаячак. Айныткычка эләккәч исә аңа тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Хәтта гомерен дә саклап калачак. Исерек кеше аны-моны белештерми, шуңа бигрәк тә кыш көне өшеп үлү очраклары арта, – ди белгеч.
Бүген республиканың наркология диспансерында эчкечелектән интеккән 28 меңнән артык кеше исәптә тора. Андыйлар саны ел саен 1–2 процентка арта бара. Әмма Илдар Таҗетдинов, чынлыкта эчкечелектән интегүчеләр саны күпкә күбрәк, дип саный. Ник дигәндә, шешә белән дус булганнарның бик сирәге генә табибларга барып җитә.
Тәҗрибәле белгеч исерекләрне мәҗбүри дәвалауны гамәлгә кертсәләр дә, яхшы булыр иде дип саный. Хәтерләсәгез, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары шундый тәкъдим белән чыккан иде. Алар әзерләгән проект илнең Закон чыгаручылар советына юлланды. Аларның тәкъдиме гамәлгә керә калса, ел дәвамында өч тапкыр исерек килеш административ хокук бозган кеше суд карары нигезендә мәҗбүри дәвалануга җибәреләчәк, аннан соң тернәкләнү дә узарга тиеш булачак.
– Исерекләрне күптән мәҗбүри дәвалый башларга вакыт. Без, наркологлар, бу хакта гел әйтеп торабыз. Юкса баш салып эчкән кешенең якыннары безгә килә дә, берәр нәрсә эшләтегез инде, үзен дә, безне дә бетерә бит, дип ялвара. Ә без берни эшли алмыйбыз. Чөнки закон нигезендә кешене мәҗбүри дәваларга хакыбыз юк. Ә эчкече үзен беркайчан да исерек дип санамый. Шуңа күрә аның дәвалауга ризалык бирүен көтеп утырудан мәгънә юк, моны мәҗбүри эшләргә кирәк, – ди баш табиб урынбасары.
Лилия Булатова, клиник психолог:
– Эчкечелеккә хирыслык нәселдән үк күчәргә мөмкин. Андый кешегә упкынга тәгәрәү өчен хәмерне бер тапкыр авыз итү дә җитә. Моңа янәшәдәге кешеләр дә, тормышына хис-тойгылар җитмәү дә йогынты ясарга мөмкин. Эчкечелеккә еш кына үз бәясе түбән булган кешеләр бирешә. Андыйларны әллә кайдан танырга була. Яше 45 тә булса да, үзен 11–12 яшьлек үсмер кебек тота ул. Үз бәясе югары булган кеше ниндидер допингка мохтаҗ түгел. Ул стрессны да үзлегеннән генә җиңә, килеп туган мәсьәләләрне дә үзе хәл итә, гаеплеләрне эзләми. Бу начар гадәт белән мавыгу тумыштан килгән, геннарына ук салынган кешегә ниндидер айныткычлар, мәҗбүри дәвалаулар ярдәмендә генә булышып булачагы шикле. Айныткычларны, дөрестән дә, шул көндәлек тормышта иминлекне арттыру өчен кире кайтарсалар гына.
Эчкечелектән ничек котылырга?
(Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләре)
– Эчкечеләрне мәҗбүри дәваларга (38 процент)
– 21 яше тулмаган кешеләргә исерткеч эчемлекләр сатмаска (58 процент)
– Сәламәт яшәү рәвешен күбрәк пропагандаларга (54 процент)
Сан
– Хәмер ир-ат гомерен – 5 елга, хатын-кызныкын 6 елга кыскарта.
– Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бавыр циррозы (70 процент), йөрәк авыруларына бәйле (60 процент) үлем-китем очракларының да күпчелегенә хәмер гаепле.
– Узган ел Татарстанда 6,1 млн декалитр хәмер сатылган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 0,5 процентка күбрәк. Исерткеч эчемлекләр җитештерү исә бер ел эчендә 8 процентка арткан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез