Гуманитар белгечлекләргә укырга кергәндә тарихтан БДИ җәмгыять белемен алыштырырга мөмкин

Мәгариф һәм фән министрлыгы тарих буенча БДИны социаль-гуманитар юнәлешләргә керү өчен имтиханнар исемлегенә кертергә тәкъдим итте. РИА Новости тиешле проектны өйрәнеп ачыклык кертте.

Элегрәк МГИМО ректоры Анатолий Торкунов Владимир Путинның дәреслекләр авторлары белән очрашуында дәүләт башлыгына гуманитар югары уку йортларына керү өчен тарих буенча БДИны мәҗбүри итәргә тәкъдим итте. Президент аның идеясен хуплады.

Документ нигезендә, югары уку йортлары «Социология», «Юриспруденция», «Конфликтология», «Таможня эше» һәм башка юнәлешләргә кабул иткәндә бу имтиханны мәҗбүри итәргәме-юкмы икәнен мөстәкыйль рәвештә хәл итә алачак.

Хәзерге вакытта, әлеге белгечлеккә абитуриентлар җәмгыять белеменнән имтихан тапшырып керә. Аны тарих белән алыштыру мөмкинлеге бары тик киләсе кабул итү кампаниясендә — 2027 елда гына мөмкин булачак. Әлеге яңалык 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булыр дип фаразлана.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре