15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан «Ни хәл?» сәхифәсенә танылган гаиләләрне кунакка чакырып, бәхетле гаилә кору серләре турында сораштык.
Гүзәл Габидуллина, блогер:
– Ирем Илназ (блогер Илназ Габидуллин. – Ред.) белән гаилә коруыбызга күптән түгел 3 ел булды. Еллар сизелми дә үтә... Минемчә, һәр гаиләне тулыландыручы, ныгытучы – балалар. Безнең дә улыбыз Илдан үсә, гаиләбез тулы, Аллага шөкер. Гаилә бәхетен төрле кеше төрлечә аңлый. Минем өчен ул – иремнең җылысы, баламның шат, ихлас елмаюы. Безнең гаиләдә ир – баш, хатын – муен, кебек бүленү юк. Бөтен эшне бергә-бергә, үзара киңәшләшеп эшлибез. Үрнәк гаилә, дигәч, күз алдыма үземнең әти-әнием килеп баса. Миңа калса, бу дәрәҗәле исемне читтән караучы «тагарга» тиеш. Форсаттан файдаланып, Гаилә көне белән ихластан котлыйм! Барлык гаиләләр дә тату һәм бәхетле булсын!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез