Газетага язылу

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовларның концертында күңелле яңалык булган

Җырчы Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовларның Уфадагы концертында күңелле яңалык булган.

Аларның төркемендәге ут куючы рәссам үзенең сөйгәненә тәкъдим ясаган.

Егет кызны концерт уртасында сәхнәгә чакрып чыгарып, чәчәкләр һәм йөзек белән  тәкъдим  ясаган. Лиза ризалыгын биргән.
«Безнең концертыбызда чираттагы сюрприз. Театрыбызда яңа гаилә барлыкка килде. Илья Лизочка тәкъдим ясады һәм ул «әйе» диде. Бәхетле булыгыз!» – ди Гүзәл.
Илдар Хәкимов та үзләреннән калышмаска кушып: «Ким дигәндә дүртне табыгыз», – дип күп балалар теләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре