Республика һәм муниципалитетлар казнасына 29 миллиард сум чамасы кергән.
2025 елның гыйнварында Татарстан тупланма бюджетына 28,7 миллиард сум күләмендә акча кергән. Бу хакта “KazanFirst” финанс министры урынбасары Алла Анфимова мәгълүматларына таянып яза. Шул исәптән турыдан-туры республика казнасына – 24,5 миллиард сум, җирле бюджетларга – 4,2 миллиард сум алынган.
Анфимова сүзләренә караганда, Татарстанның гыйнвар аендагы кереме узган елның шушы ук чорындагыга караганда 25 процентка арткан. Асылда – НДФЛ һәм табышка салым арту хисабына.
Финанс министры урынбасары Гела Герасимова әйтүенчә, быел гыйнвар аенда тупланма бюджетның чыгымнары 33,8 миллиард сум тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез