2026 елның гыйнварында Россия банклары 396,5 млрд сумлык ипотека кредиты биргән. Бу узган елның шул ук аена караганда өч тапкырга күбрәк. Бу хакта «Скоринг бюро» компаниясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Ел башында Россия халкы 396,5 млрд сумлык 82,3 мең ипотека рәсмиләштергән. Чагыштыру өчен: узган елның гыйнварында банклар 118,9 млрд сумлык 31,3 мең кредит биргән. «Скоринг бюро»да мондый кискен үсешне дәүләт ярдәме программасы шартларын үзгәртү белә бәйле дип аңлата.
Гыйнвар аенда ипотека кредитының уртача күләме 4,8 млн сум тәшкил иткән – бер ел эчендә ул 1 млн сумга арткан.
Банкларның гомуми ипотека портфеле 23,7 трлн сумга җиткән, бер ел элек бу күрсәткеч 21,5 трлн сум тәшкил иткән.
2026 елның 1 февраленнән Россиядә гаилә ипотекасы буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Хәзер ир белән хатын аерым-аерым ташламалы кредит ала алмый. Яңа шартлар буенча икесе бергә бер генә займ рәсмиләштерә ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез