Гыйнвардан июньгә кадәр Татарстанда 1,7 миллион турист булып киткән

Гыйнвардан июньгә кадәр Татарстанда  барлыгы 1,7 миллион турист булып киткән. Узган елгы күрсәткечтән 34 процентка зуррак сан бу. Шушы чорда кунакханәләр һәм ял базалары барлыгы 1 миллион кешене (2024 елдагы белән чагыштырганда 18,6 процентка күбрәк) кабул иткән. Республиканың туристлык үзәкләренә килүчеләр дә ишәйгән. Беренче яртыеллыкта  аларда 3,5 миллион кеше (узган елдагыдан 3 процентка күбрәк) булган. Кунаклар бигрәк тә Казан Кремлен (2,1 миллион кеше), Свияжск утрау-шәһәрчеген (733 мең), Алабуга (315 мең), Болгар (288 мең ), Тәтеш (102 мең), Чистайны (43 мең кеше) үз итә.

Республика туристлар саны буенча иң яхшы 7 төбәк арасына кергән. Ә Идел буе федераль округында – беренче урында. Белгечләр әйтүенчә, җирле эшмәкәрләрнең индустрияне үстерүенә, шулай ук республика җитәкчелегенең системалы эшенә бәйле бу.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре