2018 елдан Россиядә яңа төр интеллектуаль счетчиклар кую кампаниясе башланды. «Сетевая компания» әлеге эшкә беренчеләрдән булып алынган иде. Бүгенгә Татарстан энергетиклары урнаштырган акыллы счетчикларның саны 500 меңгә якынлаша. Россия буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе бу. 7 ел вакыт эчендә яңа төр интеллектуаль счетчиклар үзләрен ничек итеп күрсәтә алды соң? Халык аларның эшеннән канәгатьме? Яңаларын урнаштыру ничек бара? «ВТ» хәбәрчесе мәсьәләнең шушы яклары белән кызыксынды.
Иске белән яңа көрәше
Исегезгә төшерәбез, электр энергиясен исәпләү системасының үсешенә бәйле федераль канунга үзгәрешләр 2018 елда кертелгән иде. Аның нигезендә барлык яңа кулланучылар интеллектуаль исәпләү җиһазлары белән бушлай тәэмин ителә.
Яшел Үзән районының Рус Әҗәле авылында яшәүче Семахиннар гаиләсе иске счетчикны яңа «акыллы» приборга моннан бер ел элек алыштырган.
– Шәхсән мин үзем алдан ук шикләнмәдем, чөнки авыл советы бинасына мондый акыллы счетчикны инде урнаштырган идек, – диде җирлек башлыгы Гөлнара Семахина. – Элек ут күрсәткечләрен халыктан үзем җыя идем, хәзер барысын да счетчик автомат рәвештә тапшырып бара. Минем өчен уңайлыгы шунда. Авылдашларга килгәндә, араларында куйдырыргамы, юкмы дип икеләнеп торучылар булды. Тик соңыннан җайлылыгын аңлап алгач, тиз ияләштеләр.
«ВТ» хәбәрчесе Биектау районының Семиозерка авылында яшәүче Алмаз Абдуллин йортына яңа исәпләү җиһазын урнаштыру эшләрен күзәтте. 2014 елда куелган счетчикның куллану вакыты чыккан. Хәзер иске приборны озайту дигән нәрсә юк, яңа счетчик куела. Электромонтерлар монтажлау эшен бик тиз, 15–20 минут эчендә башкарып чыкты. Хуҗасына ачкыч һәм документларны гына чыгып аласы калды.
«Сетевая компания» белгечләре счетчикларның барлык өстенлекләрен аңлатты. Моңарчы ай саен күрсәткечләрне үзем биреп бара идем. Хәзер тапшырырга кирәкми, бу бик уңайлы. Интернетта шәхси кабинет аша ут өчен күпме акча яндырганны онлайн режимда карап бару, күзәтү һәм чагыштыру мөмкинлеге бар. Шикләнәсең икән – рәхим ит! Йөкләнеш зур булганлыктан, иске җиһаз ара-тирә «ата» иде. Хәзер мондый кыенлыклар булмас дип өметләнәм, – диде Алмаз.
Акыллы счетчикларны авырдан кабул итүчеләр барлыгын «Идел буе электр челтәрләре»нең электр энергиясе һәм техник аудитны исәпләү системасы бүлеге башлыгы Роман Иванов әйтте.
– Счетчикларны урнаштыра башлаган елларда кулланучылардан сораулар шактый булды. Алар артыгын чутламасмы? Яңа счетчик безгә кай яктан файдалы һәм уңайлы? Яңалыктан качарга кирәкми, уңайлыкларын күргәч, тора-бара халык ияләште.
Роман Иванов сүзләренчә, «Идел буе электр челтәрләре» филиалында интеллектуаль исәпләү приборларын 2019 елда урнаштыра башлаганнар. Исегезгә төшерәбез: әлеге филиал республиканың сигез районына (Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе) хезмәт күрсәтә. Шушы вакыт эчендә бу районнарда 100 мең исәпләү җиһазы куйганнар. Филиалда электр энергиясен исәпләү буенча автоматлаштыру дәрәҗәсе 50 процентны тәшкил итә. Бер бригада көненә 10–15 счетчик алыштырса, елына якынча 15–17 мең исәпләү приборы килеп чыга.
– Төп максатыбыз – киләчәктә һәр йортка шушындый заманча исәпләү приборы урнаштыру. «Акыллы» счетчиклар бүген куллану вакыты чыккан, ватылган иске җиһазлар урынына куела. Әлеге җитешсезлекләрне кулланучылар үзләре дә килеп әйтә, компания хезмәткәрләре дә билгели. Шунысына аерым басым ясыйсы килә: хәзер беренче тапкыр утка тоташтырыла торган яңа биналарга бары тик интеллектуаль исәпләү җиһазлары гына куела.
Акыллы счетчик ут урлаучыларга юлны яба
Акыллы счетчикның уңайлыгы күрсәткечләрне читтән торып алуда гына түгел. Алар иң элек электр энергиясенең сыйфатын анализларга ярдәм итә. Биш ел вакыт эчендә республикада электр энергиясенең сыйфатын күзәтү инструменты эшләнгән. Аның ярдәмендә проблемаларны башлангыч этапта ук ачыкларга мөмкинлек туды.
Счетчиклар халыкка бушлай урнаштырыла. Бу приборларга хезмәт күрсәтү дә энергетиклар хисабыннан. Халыкка бары тик акыллы счетчикларга сакчыл караш кына булдырырга кирәк. Яңа счетчиклар энергияне күбрәк, арттырып чутлый дигән сүзләр дә йөри. Бу очракта шикләнүчегә иске счетчикны калдыру мөмкинлеге бар, андыйлар ай ахырында
 иске һәм яңа приборның күрсәткечләрен чагыштыра ала.
«Акыллы» счетчикларның тагын бер өстенлеге: хәзер алар электр баганаларына куела. Моның төп уңайлыгы, әлбәттә, энергетикларга.
– Исәпләү җиһазының ишегалдында, йорт диварларында булуы безгә дә, кулланучыга да берникадәр авырлык тудыра иде. Участокта нидер эшләр өчен йорт, бина хуҗасы белән сөйләшергә, вакытны туры китерергә кирәк. Хәзер теләгән вакытта үзебез килеп, эшләрне эшләп китә алабыз. Интеллектуаль исәпләү приборларын урнаштыру белән бергә энергия урлау фактлары да ачыграк күренә һәм без хәтта ерак участокларны да тиз арада ачыклый алабыз. Аварияләр була калса да, исәпләү приборын урынга килеп тормыйча гына уттан өзү мөмкинлеге бар. Моннан тыш, әлеге җиһазлар электр челтәрләренең хәлен күзәтергә ярдәм итә, – дип аңлатты Роман Иванов.
Үзебезнеке шәбрәк!
Башлангыч елларда «Сетевая компания» Словениядә эшләнгән счетчикларны куйса, 2022 елдан башлап Яшел Үзәндәге «Промэнерго» оешмасында җыелган приборларны урнаштыра. Хәзерге вакытка инде шундый 100 мең җиһаз куелган.
– Алар чит илнекеләрдән бер дә калышмый, хәтта кайбер күрсәткечләре буенча яхшырак та әле. Без җитештерүчеләр белән барысын да килештереп, киңәшеп эшләдек. Шуңа күрә әлеге счетчиклар безнең таләпләрне, ихтыяҗны, системаның үзенчәлекләрен истә тотып эшләнә. Башкаларныкы белән чагыштырганда, безнекеләрне читтән торып көйләргә, оператив рәвештә пуш-СМСлар алырга, хәбәргә чыгып, мәгълүматны тапшыру мөмкинлегенә ия. Яшел Үзәндә җитештерелә торган җиһазлар республика ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Оешма безгә генә түгел, күрше төбәкләргә дә җитәрлек күләмдә счетчиклар ясый, шулай ук аларның 5 ел гарантиядә булуы да безнең өчен уңайлы, – диде «Сетевая компания»нең электр энергиясен исәпләү системасы хезмәте башлыгы Ренат Сафиуллин.
Моннан тыш, «Сетевая компания» интеллектуаль исәпләү приборына шулай ук Яшел Үзәндәге «Энергоинновация» оешмасында җыелган һәртөрле җимерү, ватуга каршы тора алырдай капкачлар урнаштыра.
– Тимер капкачлардан аермалы буларак, алар җиһазга ныклап берегә һәм шуңа күрә ышанычлырак. Судан яхшы саклый, кояшка, суыкка чыдам. Тышкы кыяфәте дә эстетик күренә, – дип аңлатты Ренат Сафиуллин.
Контролер хезмәте калачак?
«Акыллы» счетчикларның саны елдан-ел артса да, иске төр исәпләү приборлары әле күпчелекне (60 процент чамасы) тәшкил итә. Алардагы күрсәткечләрне контролерлар ала. Алар кулланучыларга кереп, исәпләү приборларындагы күрсәткечләрне телефонга төшерә. Соңыннан мәгълүмат автомат рәвештә бер системага туплана.
Җитәкчеләр аңлатуынча, «акыллы» счетчиклар куйгач, контролер хезмәтенә мохтаҗлык бетәчәк. Ләкин бу әле алар эшсез калачак, дигән сүз түгел. Контролерларга яңа һөнәрләргә өйрәнергә туры киләчәк.
– Мәсәлән, контролерлар киләчәктә цифрлы технологияләрдән файдалана белергә тиеш булачак. Белемнәрен арттырып, электромонтер булып та күчә алачаклар. Аларның эше дә кызыклырак, разряды да югарырак, – диде Роман Иванов.
P.S. Татарстан масштабында барлыгы 1 миллион счетчик урнаштырылырга тиеш дип санасак, бу көнгә шуның 500 меңе бар. Калган 50 процент ничә елга сузылачак? Шартлар уңайлы булган очракта тагын 10 ел дип ышандыра энергетиклар. 2035 елга Россиядә «акыллы» счетчик һәр йортка килеп җитәргә тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез