Һава торышы бозыла: көчле җил көтелә

Синоптиклар һава торышының бозылуы турында кисәтә. Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, республикада яшенле яңгырлар, секундына 15–18 метр тизлектә көчле җил көтелә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, пәнҗешәмбе – 11 июльдә яшенле яңгырлар явып үтәчәк, көндез һава температурасы +25 градустан артмаячак. Җомга – 12 июльдә дә шундый ук һава торышы фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре