Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Казанда һәм республикада кар явачак, юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. Моңа бәйле рәвештә Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне сак булырга чакыра.
«Катлаулы метеорологик шартларда машина йөртүчеләр рөхсәт ителгән максималь тизлек белән түгел, ә юлдагы шартларда иминлекне тәэмин итәрлек тизлек белән хәрәкәт итәргә тиеш. Куркыныч маневрлар ясамаска һәм каршы як полосага чыкмаска киңәш ителә», – дип искәртте Казан Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Михаил Савин.
Пассажирларга һәм машина йөртүчеләргә иминлек каешларын эләктерергә кирәклеген искәрттеләр. 12 яшькә кадәрге балаларны бары тик махсус җайланмаларда гына йөртергә кирәк.
Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга һәм һава торышы начар булганда шәһәрдән еракка китмәскә чакыра. Гадәттән тыш хәлләр булган очракта 8 (843) 533-38-59 телефонына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез