Календарь битләре кыш якынлашуы турында хәбәр итсә дә, җиһанда әле дә – көз. Синоптиклар, атна уртасына кадәр аномаль җылы һава торышы сакланачак, ди. Ә кышны кайчан көтәргә соң?
Көйсезләнү
Узган атна ахыры ачы җилләре белән истә калыр. Урыны-урыны белән секундына 25–30 метрга кадәр җиткән көчле җил кайбер районнарда ут баганаларын аударды, йорт түбәләрен куптарып ташлады.
Ә көзнең соңгы атнасы Татарстанның күп урыннарында җепшек кар һәм җылы һава торышы белән башланды. Гомумән, метеорологлар мондый аномаль җылы һава торышының Россиянең барлык төбәкләрендә дә саклануы турында хәбәр итә. Россия гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд аңлатуынча, моңа илнең Атлантик һава массалары йогынтысында булуы һәм глобаль җылыну сәбәпче.
– Атлантик һаваның Себер, бигрәк тә Ерак Көнчыгышка үтеп керүе элек бик сирәк күренеш иде. Хәзер исә ул шактый еш кабатлана, – ди белгеч. –Россиянең Европа өлешендә һава температурасы нормадан 4–5 градуска югары – бу артык зур тайпылыш түгел. Әмма Урал ягында бу тайпылыш 15–16 градусны тәшкил итә. Бу – бик зур аномалия.
Фараз
Узган ялларда Татарстанда да һава температурасы нормадан 3–5 градуска җылырак булган.
– Ноябрьдә кояшлы көннәр бөтенләй диярлек булмады. Айлык температура нормасы –2,5 градус булырга тиеш. Быел ул (24 ноябрьгә кадәр алсак) +0,8 градусны тәшкил итә. Ягъни нормадан 3,3 градуска югарырак. Ә явым-төшем күләме шулай ук нормага тулып бетми, – дип аңлатты География фәннәре кандидаты, метеоролог, Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме Айсылу Мостафина.
Фаразларга килгәндә, сишәмбе, 26 ноябрь төнендә термометр баганасы –6 градуска кадәр төшәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, көндезге сәгатьләрдә –2..+2 градус көтелә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. Чәршәмбе тагын да суыграк булырдыр. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә –8 градуска кадәр, көндез –3 градуска кадәр төшәр дип көтелә. Ә иң сөендергәне – безне алда аяз көннәр көтә!
– Температура фоны төшәчәк, әмма ул барыбер нормадан югары булачак. Әйтик, 1 декабрьдә норма буенча уртача тәүлеклек температура –7 градус булырга тиеш. Әмма ул 4–5 градуска югары булачак. Атлантик һава массалары чигенгәч, безгә башкасы киләчәк. Бу көннәрдә антициклон урнашырга тиеш. Димәк, көннәр аяз торачак, – дип фаразлады Айсылу Мостафина.
Ноябрь ахыры – декабрь башында да җылытып алачагы турында Балтач районының Яңгул авылында яшәүче «халык синоптигы» Әмир Шәрәфиев кисәткән иде.
– Бу чорда агачлардан сары тамчылар тама. Шуннан соң чын кыш башлана, – дигән иде ул «ВТ» журналистына. – Декабрь башында кар шактый явачак. Яңа елдан соң – гыйнварның беренче яртысында да кар күп булачак. Шулай да кар узган елгы сыман чамадан тыш күп яумас. Быел кыш башы шактый салкынча булыр. Кыш азагында да дәвамлы аномаль суыклар фаразлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез