Һава торышы үзгәрә: юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре автомобильчеләрнең игътибарлы булуын сорый

Алдагы көннәрдә Татарстанда һәм Казанда һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк.

Төнлә термометр баганасы +4 градуска кадәр төшәргә, көндез иң күбе +12 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Уртача тәүлеклек температура якынча +10 градус тирәсендә көтелә. Шуңа бәйле рәвештә Казан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.

Автомобильчеләргә куркыныч хәрәкәтләрдән, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле маневрлардан тыелырга, һава торышы һәм юл шартларыннан чыгып хәрәкәт итү тизлеген сайларга, иминлек каешларын кулланырга һәм балаларны бары тик автокреслоларда гына йөртергә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре