Һава торышына сизгер кешеләргә киңәшләр

Быелгы кыш һава торышындагы кискен үзгәрешләргә бай. Һава торышына сизгер кешеләргә бу чорны ничек җиңел уздырырга?

  1. Һава торышы үзгәрешләренә сизгер кешегә, иң беренче чиратта, йокы режимын бозарга ярамый. Йокы вакыты 6–8 сәгатьтән дә кимрәк булмасын! Матрас белән мендәр – сыйфатлы материалдан тегелгән, уңайлы, бүлмә җилләтелгән булырга тиеш.
  2. Бу чорда начар гадәтләрдән баш тарту, каһвә, алкогольле эчемлекләр куллану, баллы ризык ашаудан тыелып тору хәерле.
  3. Түлегенә ким дигәндә ике литр су эчүне дә гадәткә кертегез. Әмма йөрәк-кан тамыры, бөер авыруы булган кешеләргә суны табиб белән киңәшләшеп кенә эчәргә кирәк.
  4. 4. Туклану да игътибардан читтә калмасын. Һава торышы үзгәргән чорда авырдан эшкәртелә торган, майлы ризыклардан баш тартыгыз. Дөрес тукланмау аркасында сару кайнау, эч күбү, эч китү башланса, хәлегез тагын да авыраячак.
  5. Бу чорда йога белән шөгыльләнү, йөзү, саф һавада җәяү йөрү, бакчада эшләү дә файдага гына булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре