Һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Татарстанда җылы һәм коры көннәр тәмамлана. Республикага яңгырлар килә, көчле җил һәм температураның әкренләп климатик нормага кадәр төшүе көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шимбә – 11 октябрьдә республикада антициклон йогынтысында җылы һава саклана. Явым-төшем булмаячак. Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +13...+19 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +2...+8 градус.

Якшәмбе – 12 октябрьдә һава торышы үзгәрә: җылы һәм коры һавалы антициклонны Атлантиканың яңгырлы, салкын һава агымы кысрыклый башлаячак. Шуңа күрә республиканың көнбатыш районнарында аз гына яңгыр, секундына 15 метрга кадәр тизлектә җил булачак. Көндез һава температурасы +8...+13, төнлә +3...+8 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында – 13–14 октябрьдә яңгырлы, болытлы һава көтелә. Көндез +6...+11, төнлә +1...+6. Тәүлеклек уртача температура нормага якынлашачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре