• Фото: Татар-информ

Һавадагы торна урынына кулдагы чыпчык. Ни өчен җир урынына акча бирәләр?

Казанда яшәүче 8,5 мең һәм Чаллыдагы 5,3 мең күпбалалы гаилә җир кишәрлеге алырга чират тора. Тиздән күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына, алар риза булса, акчалата түләү биреләчәк. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы унөченче утырышында Җир кодексына әнә шуны күздә тоткан үзгәреш кертү турында закон проекты кабул ителде. Ул Казан һәм Чаллыда яшәүче өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә кагылачак.

Моңа кадәр Казанда җир кишәрлекләре җитмәү сәбәпле, 2016 елдан аларны Биектау районында бирә башлаганнар иде. Узган ел Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында да җир кишәрлекләре бирелә башлады. Чаллыда яшәүче гаиләләргә җирне якын-тирә районнардан тәкъдим итәләр. Законга кергән үзгәрешләр әнә шул мәсьәләне хәл итәргә булышачак һәм җир бирелгәнне озак көтәргә теләмәгән кешеләргә сайлау мөмкинлеге бирәчәк. Күпбалалы гаиләләр үзләре дә әнә шундый яңалык кертүне сораган.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Республика клиник балалар хастаханәсенең (ДРКБ) баш табибы Айрат Зыятдинов, җир өчен биреләчәк акча күп кенә гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен ярдәм булачак, ди.

– Дәүләт тарафыннан биреләчәк әлеге түләүне хуплыйм. Балалы гаиләләр өчен мондый ярдәм бик кирәк. Җир биреләсен көтәсе килмәгән гаиләләр әлеге акчаны үзләре өчен файдалы итеп тота ала. Ә күпбалалы гаиләләрдә акчаның артыгы юк. Ярдәм булганда, балалар туа, ә бу демография артуга китерә. Без үскән чакта мондый ярдәмнәр юк иде. Ә хәзер гаиләләр дәүләт тарафыннан кайгыртыла. Алар өчен бик күп федераль, төбәк программалары эшли. Ярдәм булгач, шартлар да үзгәрә, кешенең тормышы да үзгәрә. Мондый чаралар күп булсын иде, – ди ул.

Дәүләт Советы депутаты, КАМАЗның профсоюз комитеты рәисе Илдар Шамилов әйтүенчә, Чаллыда яшәүчеләр җир кишәрлеген ала алмаудан еш зарланган.

– Тиктомалдан гына барлыкка килгән яңалык түгел бу. Халыкның ихтыяҗы бар.  Күрше Тукай районында җир күп ул. Әмма алар – йә авыл хуҗалыгы, йә сәнәгать оешмалары кишәрлекләре. Күпбалалы гаиләләргә җир таба алмау турында күп сөйләштек. Бу хакта Дәүләт Советында да еш фикерләштек. Җир юк, ә ярдәм күрсәтелергә тиеш. Шуны исәпкә алып, хәзер кишәрлекләр урынына акчалата түләү биреләчәк. Суммасы җитәрлекме? Һәркем үзенчә бәяли. Әмма ниндидер эш башлар өчен ярдәм итми калмас.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре