Һавасы да түләүле. Ике балалы гаиләгә Казанда ял итү өчен ничә сум кирәк булачак?

Россия төбәкләренә туристик җыем кертергә рөхсәт бирмәкчеләр. Ягъни теге яисә бу шәһәргә ял итәргә килгән турист тәүлегенә ничәдер сум өстәмә акча түләргә тиеш булачак. Сумманы һәр төбәк үзе билгели. Мондый карар Татарстанда кабул ителерме? Аннан ни файда да, ни зыян? Без шуны белештек.

Яңалык

Россиядә ел ахырына кадәр төбәкләргә туристик (курорт) җыем кертү хокукы бирү турында закон кабул ителергә мөмкин. Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко әнә шундый закон проектын әзерләргә кушкан. Бу хакта ТАСС яза. Әмма бу закон туристик җыем кертүне мәҗбүр итмәячәк, бары тик төбәкләргә мондый карарны үзлектән кабул итү хокукы гына бирәчәк.

Безнең өчен яңалык булып тоелса да, туристик җыем турында беренче мәртәбә генә сөйләнелми. Узган җәйдә Татарстанның Туризм комитеты бу карарны хуплаган иде. Ул чакта, мондый җыем ел саен 200 млн тирәсе акча китерәчәк, дип белдергәннәр иде. Без исә комитет рәисе Сергей Ивановтан бу җәһәттән яңалыклар булу-булмавын белештек.

– Россиядә туристик җыем турындагы закон әлегә кадәр кабул ителмәгән. Ул кайбер төбәкләрдә генә бар. Бу мәсьәлә турында Татарстанда аерым сөйләшүләр булачак, – диде ул.

Сүз уңаеннан, Россиядә ял итүчеләрдән курорт җыемы түләтү 2018 елда ук башланды. Эксперимент рәвешендә мондый карарны кабул итү хокукы Краснодар, Ставрополь һәм Алтай крайлары, шулай ук Кырымга бирелгән иде. Апрель башыннан Санкт-Петербургта ял итүчеләр дә туристик җыем түли.

Кем һәм күпме түли? Беренчедән, җыем 18 яше тулганнардан гына алына. Ул кунакханә, шифаханә һәм башка яшәү урыннарында (фатир яки бүлмә арендалаудан кала), ким дигәндә бер тәүлек яшәүчеләр өчен каралган. Санкт-Петербургта аның бәясе – 100 сум. Чагыштыру өчен: әйтик, Алтай, Ставрополь, Краснодарда ял итүчеләр көн саен 50 сум түли.

Кем түләми? Шәһәрдә эшләүчеләр (хезмәт шартнамәсе яки контракты нигезендә), шәһәрдә яшәү урыны булган кешеләр, күпбалалы гаиләләр, 18 яше тулмаганнар, студентлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, инвалидлар, аз керемле гаиләләр, чернобыльчеләр, шәһәрдә узучы ярышларда катнашучылар.

Түләмәсәң, ни була? Түләүдән баш тарткан очракта 2000 сумга кадәр административ штраф каралган. Билгеле, җыем түләмәде дип кенә кунакханәләр сезгә номер бирүдән баш тартмаячак. Әмма ахыры да бик үк хәерле булмаячак...

Ул акча кая китә? Туристларның ялын тагын да яхшырту чараларына. Әйтик, Ставрополь 2018 елдан бирле туристик җыемнан 1,2 млрд сум акча эшләгән. Краснодар краенда ял итүчеләр казнага 538 млн сум «тамызган». Бу акчалар барысы да туристик объектларга тотылган, дип белдерәләр.

Фикер

Дмитрий Чернышенко, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары:

– Россиядән читкә чыкмый гына сәфәр кылучы туристлар агымы үсә. Узган ел аларның саны 78 миллионны узды, бу 2022 ел белән чагыштырганда 21 процентка артыграк дигән сүз. Илдән читкә чыкмый гына ял итү модага керде һәм абруйлыга әйләнде, без читтәге ялга бәйлелекне җиңдек, дип уйлыйм.

Казанда турист булу күпмегә төшә?

Туристларның моның ише яңалыкларны бик үк шатланып кабул итмәве аңлашыла инде. Теге яки бу шәһәрдә көн уздырганың өчен генә фәлән сум акча түләү турист кесәсен калынайтмый. Туризм юнәлеше үсешенә өлеш кертү идеясе генә аз тоела шул гади кешегә. Быел җәйге ялын Санкт-Петербургта уздырырга ниятләгән Алинә Шәйдуллина әнә шундый фикердә.

– Яшерен-батырын түгел, хәзер кыйммәтле ялны читтән эзлисе юк: үзебездә дә бәяләр очсыз димәс идем. Миңа калса, мондый җыем туристлар санын киметәчәк, – ди ул.

Бәяләр, димәктән, Казанда өч көн турист булу күпмегә төшә икән? Түбәндәге таблицада без шул исәпләүне бирдек. Ике балалы гаиләгә якынча ничә сум кирәк булачак?

Бер тәүлеккә Өч тәүлеккә
Яшәү урыны Фатир арендалау – 2 мең (уртача 3 мең сум), кунакханәдә яшәү 2,5 мең сумнан башлана (уртача 4 мең сум). Шулар ук уртача 10 мең сум.
Ашау-эчү Ашханәдә бер мәртәбә ашау – 1 мең, кафеда – 2 мең, ресторанда 5 мең сумнан башлана. Шулар ук уртача 26 мең сум.
Юл йөрү Җәмәгать транспортында дүрт кешегә билет өчен 168 сум (карта белән 152 сум), таксида йөргән очракта уртача 250 сум түләргә кирәк булачак. Шулар ук уртача 1,7 мең сум.
Күңел ачу Якынча 1,2 мең сум. Уртача 3,6 мең сум.
Барлыгы 41300 сум

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре